Иманлы булып үсәләр
9 июль көнне Борындык, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Чүти авылыннан 11 шәкертебез "Сәләт" яшьләр үзәге оештырган бер атналык лагерьда ял итеп кайтты. Лагерь Спас районының бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгар, Биләр шәһәре җирлекләрендә узды. Шәкертләр өчен көндәлек биш вакыт намаз, экскурсияләр, вәгазь кичәсе дә оештырылды. Бу искеткеч матур җирләрдә...
Районыбыз мәчетләрендә оештырылган җәйге укулар әле дәвам итә. Уку тәмамланган көнне - 15 июльдә Олы Кайбычтагы Ял паркында укучы балалар өчен Сабантуй оештырылачак. Шушы эшкә үзеннән өлеш кертеп, ярдәм кулы сузарга теләгән мөселман кардәшләребезне изге айларыбызда игелек кылырга чакырабыз. Аллаһы Тәгалә бу айда барыбызга да рәхмәтенә ирешергә һәм гөнаһ-хаталарыбыздан арынырга насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев