Изге гамәлләр ае
Ураза тотучы дин кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе 16 августта Зур Урсак авылы мәчетендә булып узды.
Анда авыл мәчетенә йөрүче картлар, апалар, әбиләр җыелган иде. Мәҗлескә район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Төркиядән килгән кунак Эрдинт Даштан, муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
Дамир хәзрәт мәҗлескә җыелган халык алдында вәгазь сөйләде, ураза тоту шартлары, тәртибе белән таныштырды.
Эрдинт хәзрәт азан әйтте, ураза тотучылар авыз ачкач, бергәләп ахшам намазын укыдылар, төрек кунагы Коръән сурәләре укыды.
Зур Урсак авылында күркәм гадәт яшәп килә: дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләрне авылның аерым кешеләре үткәрә. Әлеге ифтар мәҗлесен оештыру чыгымнарын Имәлебаш авылында яшәүче ирле-хатынлы Мөслимә һәм Ильяс Гәрәевләр үз өстенә алган. Авыл җирлеге башлыгы Рәүхәт Зарипов әйтүенчә, корбан ашын үткәрү чыгымнарын үз өстенә алырга теләк белдерүче дә бар икән.
Мәҗлес ахырында Рәмис Хәялиев әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, соңгы елларда авылда халык өчен уңайлыклар тудырылуы, юллар салынуы, янгын сүндерү депосы төзелүе, киләчәктә шул депога кадәр асфальт юл түшәләчәге хакында сөйләде. Дини йолаларны, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга күчереп баруларына уңай бәя бирде, бу эштә авыл мулласы Рәфыйк хәзрәт Зариповның өлеше зур булуын ассызыклады. Рәфыйк хәзрәтнең авылда динне үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, 15 августта Олы Кайбычта үткәрелгән ифтар мәҗлесендә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Габдулла хәзрәтнең аңа Рәхмәт хаты тапшыруын искәртте. Чыннан да, Рәфыйк хәзрәт, Рәүхәт Зарипов тырышлыгы, халык ярдәме белән мәчеттә ремонт ясалган, зиратта эш кораллары кую өчен бина төзелгән. Мәчеттә яшь буынга дин сабаклары бирү буенча эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев