Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычта Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләренә изге китапның электрон вариантын бүләк иттеләр

Районда динне өйрәнүгә елдан-ел күбрәк кеше тартыла. Аларның күпчелеген, мәктәп балалары тәшкил итүе күркәм күренеш. Димәк, ислам диненең дәвамчылары, киләчәге бар.

Узган шимбәдә авылларда дин сабаклары алган балалар, аларның остазлары катнашында җыен үткәрелде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтүенчә, әлеге җыенның максаты - дин сабаклары алган балаларны бер-берсе белән таныштыру, узган уку чорына йомгаклар ясау. Түбән Кошман авылы имамы Ибраһим хәзрәт Сабиров коръән укыганнан соң, җыен башланды.

Башта Дамир хәзрәт балаларга Корәни Кәримнең җиргә иңдерелү тарихы, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең аны 23 ел дәвамында өйрәнеп, халыкка тарату эшен алып баруы хакында мавыктыргыч итеп вәгазь сөйләде.

- Кыш айларында сез тырышып укып, дин сабаклары алдыгыз. Хәзер шул белемнәрегезне гамәлдә кулланырга, әти- әниләрегезгә булышып, үзегезне итәгатьле, тәрбияле балалар итеп күрсәтергә тиешсез. Җәйге ялларыгызда да башка балаларга үрнәк булыгыз. Дин сабаклары алуны дәвам итәргә теләүчеләргә дә мөмкинлек тудырабыз. Июнь- июль айларында районга Казан шәһәре мәдрәсәләрендә белем алучы унбиш шәкерт кайтачак. Алар мәчетләрдә балалар өчен укулар алып барачак. Җәйге укулар азагында узган еллардагы кебек кечерәк кенә Сабан туе да оештырачакбыз, - диде Дамир хәзрәт.

Газета битләрендә хәбәр итүебезчә, күптән түгел Олы Кайбыч авылы мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе үткән иде. Дамир хәзрәт әлеге бәйгедә беренче урынны яулаган укучыларга бүләккә электрон Коръән китабы бүләк итте. Мондый китапка кече төркемдә җиңүгә ирешкән Югары Кошман авылы кызы Илүсә Насретдинова, Олы Кайбычтан Ибриһим Гыйниятуллин, өлкән төркемдә Чүтидән Алсу Закирова, Олы Кайбычтан Алмас Билалов лаек булды. Дамир хәзрәт мондый кыйммәтле бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән "Гөбенә", Алтын кырлар" агрофирмалары директорлары Юрий Осипов белән Рамил Каюмовка, Яшел үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмовка олы рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларга рәхмәт хатлары, бүләккә китаплар да әзерләгән.

Бүләкләүләрдән соң, укучыларның остазлары аларга үгет- нәсихәт сөйләделәр. Җыен азагында биредә катнашкан һәр укучыга күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон Коръән китабы Кайбычта Коръән укучылар бәйгесе