Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Казан епархиясе Кайбыч балаларын кунакка чакырган

Казан епархиясе башкаладагы затлы рестораннарның берсендә республиканың азкеремле гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия бәйрәме үткәрде.

Раштуа бәйрәменә багышланган әлеге бәйрәмдә Кайбыч, Тәтеш, Питрәч, Алексеевский, Кукмара, Лаеш районнарыннан балалар чакырылган иде. Безнең районнан анда җиде бала катнашты. Алар Троицкий чиркәвеннән Надежда анакай, Куш-Күл башлангыч мәктәбе укытучысы Алена Губеева җитәкчелегндә барды. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашкан, "Оберег" балалар фольклор студиясе тарафыннан Раштуага багышлап куелган бәйрәм тамашасын караган. Бәйрәмгә чакырылган барлык балага да тәм-том тутырылган пакетлар таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан епархиясе Кайбыч балаларын кунакка чакырган