Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Коръән елы – тынычлык елы

Мөселманнар өчен изге айлардан саналган Мәүлид ае дәвам итә. Шул уңайдан авыллардагы мәчетләрдә бәйрәм табыны артында очрашулар үткәрелә башлады.

Мәүлид ае уңаеннан 7 февральдә районга Татарстан Республикасы Ди­ния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр бе­лән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин килде. Алар Олы Кайбыч авылы мәчетендә район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыллардагы мәчетләр имамнары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Очрашуны район мөхтә­сибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән уку бе­лән башлады. Илдус хәз­рәт Фәизов, барча мөселманнарны сәламләп, бу ­елның бе­ренче басма Коръ­ән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, ислам диненә игътибарны юнәл­тү өчен, Коръән елы дип игълан ителүен хәбәр итте. Бу чараның Россиядә һәм республикада тотрыклылыкны булдыру максатында уздырылуына басым ясады. Мө­хәммәд Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәү­лид бәйрә­ме үткәрү, борынгы Болгар бабаларыбызның 922 елда Ислам дине кабул иткәннән соң көчле дәү­ләт төзүләре хакында сөй­ләде.

- Коръән китабы татарлар үтенече, аларның тырышлыгы белән 225 ел элек 1787 елда Санкт-Петербург шәһәрендә беренче тапкыр җыелма хәрефләр белән бастырыла. Аны китап итеп бастырып, халыкка таратуда әби патшаның өлеше зур була, - диде ул.

Марат Гатин сүзләренә караганда, 2012 елны Коръән елы дип игълан итү халыкта зур кызыксыну уяткан.

- Безгә бу елның нәрсәгә бәйле булуын сорап, бик күпләр мөрәҗәгать итте. Әлеге нисбәттән төрле чаралар уздыра калганда, эшкуарлар ярдәм итәр­гә әзер булуларын белдерде. Бергәләшеп бу эшкә тотынсак, әлбәттә, үзебезнең мирасыбызны ныгытуда, динебезне дө­рес юнәлешкә җибәрүдә зур файда булыр. Сез - имамнар, авыл җирлек­ләре башлыклары - халыкка дөрес юнәлешне күрсә­тергә тиеш. Илебездә, ислам дөньясында тәртипне саклау, балаларыбыз, оныкларыбызның якты киләчәге өчен, алда торган РФ Президентын сайлауларда катнашып, үз фикеребезне әйтергә тиешбез, - диде идарә баш­лыгы.

Җәүдәт Рәшитович Кайбыч җирлегенә шундый зур кунаклар килүенә шат булуын белдерде һәм районда Мөхәммәд Пәй­гамбәр хөрмәтенә Югары Кошман мәчетендә Мәү­лид мәҗлесе үткәрелүе, якын көннәрдә шундый мәҗлесләрнең башка авыллар мәчетләрендә дә үтәчәген әйтте. Очрашу барышында Илдус хәз­рәт Фәизов район имам-мөх­тәсибе Дамир хәзрәт Гый­ниятуллинга алга та­ба да дин юлында хезмәт кую мөмкинлеге биргән шәһадәтнамә тапшырды. Соңыннан кунаклар Мәү­лид мәҗлесендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид ае Мөселманнар