Коръән уку бәйгесендә Кайбыч балалары осталыкларын күрсәтте
"Кол Шәриф" нәшриятендә нәшер ителгән Коръән китабында: "Коръән - ул адәм балаларын тугры юлга өндәргә дип, фани дөньяда кылган гөнаһлары өчен бәндәләрне Аллаһның җәзасы белән куркытырга, соңыннан: аһ, ник без игелек кылмадык икән, игелек кылган булсак, бу газапларны күрмәгән булыр идек, дип үкенмәсеннәр өчен, алдан ук кисәтеп кую максаты илә...
Совет чорында халкыбыз әнә шул гүзәл әхлактан, сафлыктан әкрен генә ераклаша барды. Әмма иманлы кешеләр йортында, күңелендә Коръән саклана килде. Илебездә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, дингә сусаган халкыбыз яңа сулыш алгандай булды, акрынлап үз диненә кайта башлады. Хәзерге вакытта районыбызда барлык татар авылларында да диярлек мәчетләр эшләп килә. Анда яшь буынга, авыл халкына дин сабакларын өйрәтү юнәлешендә дә зур эш башкарыла. 14 апрельдә Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан балалар - шуның ачык мисалы. Олы Кайбыч мәчетендә узган бәйгедә сигез авылдан 17 укучы, остазлары, авыл имамнары катнашты.
1-4 классларда укучы малайлар, кызларга Коръәннән алты сурәне, 5-11 классларда укучыларга 12 сурәне яттан сөйләү һәм Коръән китабыннан гарәп шрифты белән язылган ике, өч аятьне укып бирү бурычы куелды. Дин нигезләрен яхшы белүче Ләлә Гарәфетдинова, Айдар Хәсәнов, Айрат Кәлимуллин һәм Раил Галәвов составындагы жюри бәйгедә катнашучыларның сурәләрне дөрес, моңлы итеп сөйләвен бәяләде.
Бәйгедә беренче булып Олы Кайбычтан Җәмилә Гыйниятуллина, Борындыктан Рияз Гыймадиев сурәләрне яттан сөйләде. Кече төркемдә алты кыз, өч малай чыгыш ясады. Өлкән төркемдәге кызлардан беренче булып Чүти кызы Алсу Закирова, малайлардан Олы Кайбыч Алмаз Билалов 12 сурәне яттан сөйләп, Коръәннән өчәр аят укыды. Районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйге нәтиҗәләрен игълан итте. Кечкенә төркемдәге кызлар арасында Югары Кошман авылыннан Илүсә Насретдинова икенче ел рәттән беренче урынны яулады. Икенче урын Олы Кайбычтан Җәмилә Гыйниятуллинага бирелде. Иске Чәчкаб авылыннан Гөлчәчәк Газыймҗанова да икенче ел рәттән өченче урынны алды. Малайлар арасында Олы Кайбычтан Ибраһим Гыйниятуллин, алты сурәне бер ялгышсыз яттан сөйләп, җиңүгә иреште. Икенче урын Бортастан Тимур Биктимеровка, өченче урын Борындыктан Рияз Гыймадиевка бирелде.
Өлкән төркемдәге егетләр арасында Олы Кайбычтан Алмаз Билаловка тиңнәр булмады. Алмаз мондый бәйгедә өченче ел рәттән катнаша, шуның икесендә җиңүгә иреште. Узган ел республика күләмендә үткән бәйгедә дә көчен сынап караган.
- Мин мәчеткә беренче тапкыр абыем Илнар белән бергә алты яшемдә килдем. Ун ел буена күп нәрсәгә өйрәндем. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керергә, читтән торып мәдрәсәдә укырга уйлыйм. Гаиләбездә дин кануннарын хөрмәт итеп яшибез. Әнием Светлана да мәчеттә дин сабаклары ала, - ди Алмаз.
Максатчан егетнең изге хыяллары тормышка ашсын иде, дигән теләктә калыйк. Икенче урын Кече Кайбыч авылыннан Илсур Низаметдиновка бирелде. Өченче урынны Борындыктан Булат Хуҗин алды.
Өлкән төркемдәге кызлар арасында Чүти авылыннан өч кыз катнашты һәм урыннарны да үзара бүлештеләр. Алсу Закирова да бәйгедә ике ел рәттән катнашып, беренче урыннарны яулады. Авылдашлары - апалы-сеңелле Алсу һәм Гөлназ Шәрәфетдиновалар икенче-өченче урыннарда. Бәйгедә беренче урыннарны яулаган балаларга электрон Коръән китаплары, икенче-өченче урыннарга чыгучыларга, остазларына шамаилләр, чарада катнашучыларның барысына да дини китаплар таратылды. Бәйгедән соң үзара аралашу табын артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев