Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кыйбла гаиләдә тәрбияләнә

9 ноябрьдә Кайбычка Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дин әһелләре, халык белән очрашуга килде.

Олы Кайбыч мәчете эшчәнлеге белән танышканнан соң ул муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, "Алмаз- Холдинг" зәркән кампаниясе генераль директоры Фә­рит Гомәров исеменнән чалдырылган корбан уңа­еннан оештырылган бәй­рәмдә катнашты.

Корбан ашы шәхси эш­мәкәр Илфат Гобәевның банкет залында үтте. Табынга куелган барлык сый-нигъмәтләрне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин пешекчеләре әзер­ләгән. Корбан ашында шулай ук район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, район Мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Малова, "Ак Барс" банкы җи­тәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, "Ак Барс" банкының Кайбычтагы өстәмә офисы начальнигы Илдус Гайнуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Корбан мәҗлесе Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиевның Коръ­ән укуы белән башланды. Мәҗелес барышында Җә­лил хәзрәт корбан чалуның саваплы гамәл булуы турында сөйләде: "Байлыгы якынча 20 мең сум булган кешегә корбан чалу вәҗеп була. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан чалу тиеш. Әҗәте булган кешегә корбан чалу тиеш түгел. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше корбан чалдырган очракта итен үз гаиләсе өчен генә кулланса да дөрес була. Корбан итен өчкә бүләләр. Аның берсе - үзе, икенчесе - туганнары, өченчесе - ятимнәр, мескеннәр, шәкертләр өлеше. Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк", - диде Җәлил хәзрәт.

Мәҗлес азагында, табынга дога кылу өчен сүзне биредәге муллаларның иң өлкәне - Мөрәледән Галиаулла хәзрәт Гыйбадуллинга бирделәр.

Корбан мәҗлесеннән соң, Җәлил хәзрәт Фазлыев район мәдәният йортында авыллар муллалары, мөсли­мәләр, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар белән очрашып, вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Үз чыгышында ул гаиләдә балалар тәрбияләү, диди белем бирү, эчкечелек, хәләл һәм харам турында халыкка үтемле итеп аңлатты. Мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Малова әлеге җылы әң­гәмәсе өчен Җәлил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Олы Кайбыч мәчете Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев

2
X