Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Мөфти кем булыр?

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие отставкага китү сәбәпле, аның урынына кандидат булып өч кеше теркәлде. Хәзер алар районнарда сайлау алды очрашуларын башлап җибәрде.

18 мартта Олы Кайбыч мәчетендә мөфтилеккә дәгъва кылучы Камил хәзрәт Сәмигуллин районның барлык татар авылларыннан килгән имамнар белән очрашты. Әлеге очрашуны район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, ТР Президент Аппаратының дин эшләре буенча җаваплы вәкиле, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.

Дамир хәзрәт кунакларны районда диннең тоткан роле, динебезне саклап калу, аны пропагандалау өчен башкарылган эшләр, район мәхәлләләрендәге имамнар белән таныштырды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе белән якыннан таныштырды. Ул 1985 елның 22 мартында Мари- Иленең Бәрәңге районында дөньяга килгән. Башта Казан шәһәренең "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, аннан соң Төньяк- Кавказ ислам университетында (Махачкала) белем алган. 2004- 2007 елларда Төркиянең Истанбул шәһәрендә укыган, агымдагы елда Россия Ислам университетының ислам факультетын тәмамлый. Дини эшчәнлеген 2008 елда Казан шәһәренең "Тынычлык" мәчете имам- хатыйбы буларак башлаган. 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге белән җитәкчелек иткән, 2012 елдан мөфтинең фәнни эшләр буенча урынбасары. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, ТР баш казые киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советы җитәкчесе. Гаиләсе, өч баласы бар.

Очрашу барышында имамнар мәчетләрне яңа дини китаплар белән тәэмин итү, мәчетләргә газ кертү, аңа түләү, мәчетләрне ремонтлау мәсьәләләре хакында әңгәмә алып барды.

-- Авылларда эшләүче имамнарның эшчәнлеге безгә яхшы таныш. Алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз, дини бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм итәбез. Дини бәйрәмнәрнең мәчетләрдә үткәрелүе авыл кешеләрен, шул исәптән яшләрне, мәчетләргә тарту өчен эшләнә. Һәр мәхәлләдә балаларга дин сабаклары бирелә. Райондагы шәхси эшмәкәрләр мәчетләребезгә, чиркәүләргә ярдәм итә. Мөфти арадан иң лаеклысы сайланыр дип уйлыйм,- диде район башлыгы.

Очрашу барышында Дамир хәзрәт Гыйниятуллин шушы арада 70 яшен тутыручы Кече Кайбыч имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершинга бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР мөселманнары Диния нәзарәте