Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән 15 кеше “Ак мәчет”кә җомга намазы укырга барды

12 гыйнварда Болгардагы "Ак мәчет"тә Мәүлид аена багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Анда республика район-шәһәрләре, Россиянең башка төбәкләреннән дә дин әһелләре чакырылган. 1425 ел дәвамында билгеләп узылучы әлеге бәйрәмдә катнашучылар арасында безнең районнан Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да бар иде. Ә 10 гыйнварда Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән 15 кеше тарихи Болгардагы "Ак мәчет"кә җомга намазы укырга барды. Дамир хәзрәт әйтеп узганча, Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бу чара Коръән сүрәләре уку белән башланып киткән. Ә Президент үз чыгышында ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең буыннардан-буыннарга күчә барырга тиешлегенә басым ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән 15 кеше “Ак мәчет”кә җомга намазы укырга барды