Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Һәркем белергә тиешле 6 фарыз

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Гәләмнәрнең Раббысы Аллаһы тәгалә шушы дөньяга адәм балаларын хәлифә кылды, ягъни, хуҗа итте һәм дөньядагы барлык нәрсәләрне дә адәм баласына хезмәт итү өчен яратты. Чыннан да, җир өстендәге, җир астындагы бөтен байлык һәм төреклек кешеләр файдасына хезмәт итә.

Әмма без, кешеләр генә, бүгенге көндә үз кыйблабызны югалтып, шушы ниг­ъмәтләрне безгә бирүче Аллаһы тәгаләне онытып, аның биргән нигъ­мәт­­лә­ренә тиешенчә рәхмәтләребезне әйтеп, ризалыгыбызны белдереп яшәмибез. Ә, киресенчә, дөнья нигъмәтләрен көннән-көн күбрәк кулланып, шул ризыкларны безгә бирүче хуҗабызның исеменнән дә, безнең өстебезгә куйган бөек вазыйфаларыннан читкә китәбез. Ә бит бу дөньяда һәрбер нәр­сә­нең үз тәртибе, яшәү кануннары бар. Аллаһы тә­га­лә безне бу дөньяда үзебезне генә калдырмады, без адашмасын, бәхетсезлеккә эләкмәвебез өчен үзенең Ила­һи китапларын бирде һәм аларның соңгысы - Коръәни кә­рим. Ул китапта Аллаһы тәгалә безгә файда китергән нәрсә­ләр­не тиешле кылды, зарар китергән нәрсәләр­не тыйды һәм алардан ерак торырга кушты. Аллаһы тәгаләнең һәрберебез өстенә йөклә­гән һәм аны үзебез генә үтәсәк, өстебездән төшә торган әмерләре бар. Шулай ук җәмгыятебез өс­тенә йөк­ләп, арабыздан берника­дәребез үтә­сә, калганнарыбызның өс­теннән төшә торган, ә беребез дә үтә­мәсә, бө­тен авыл гөнаһлы булып кала торган 6 фарыз кифая бар.

1. Берәү сәләм бирсә, аңа сәләм кайтару. 2. Берәү төчкереп, "Әлхәмдүлилләһи" дип әйтсә, аңа "Йәр­хәмүкәллаһу" дип җавап кайтару. 3. Берәү авырса, аның хәлен белергә ба­ру. 4. Берәү ашка чакырса, ашка бару. 5. Берәү эш­кә чакырса, эшкә бару. 6. Берәү үлә калса, аның җеназасына бару (ягъни кадер-хөрмәт белән кү­мү). Аллаһы тәгалә безнең һәркайсыбызга да өстебездә булган бурычларыбызны үтәп яшәргә насыйп итсен. Ә бит безнең вакытыбыз, саулыгыбыз булып та, шушы 6 фарызны үтәү­дән качып йөрсәк, Кыямәт көнендә Аллаһы тәгаләбезгә нәр­сә җавап бирә­чәк­без?

Олы Кайбычта

зиратында өмә

Олы Кайбыч авылы зиратында яңа һәм иске зиратны бүлеп торучы кабер­ләргә агачлар аву куркынычыннан чыгып, алар киселде. Шул агачларның ботакларын кисеп, чистарту эшләрен башкару өчен 17 февраль, як­шәмбе көнне ир­тән­ге 9:00 дән 12:00 сә­гатькә ка­дәр өмә оештырыла. Без авылыбыздагы ир-егет­ләрне бензин бе­лән эшләүче һәм гадәти пычкылар, балталар белән өмәгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коръәни кәрим