Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Вәгазь кичәсендә

Узган җомгада район мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Казан шәһәрендәге "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Мөхәммәт пәйгамбәребез, әхлак-әдәп турында тамашачыларга бай мәгълүмат бирде.

Вәгазь тыңларга Олы Кайбычта яшәүчеләр генә түгел, ә районыбызның башка авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез дә килгән иде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты, тирән эчтәлекле вәгазе өчен Зөлфәт хәзрәткә олы рәхмәтен белдерде. Район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын яхшы белүченең исемен дә атады, ул - Олы Кайбычтан Сания Хәйруллина булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазь кичәсе