Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Яхшылык эшлә дә, суга сал

...халык белмәсә, балык белер, дигән халкыбыз. Башкаларга файда китерердәй гамәл кылу, кешеләргә ярдәм күрсәтү фарыз гамәлләрдән санала. Гыйбадәт йортларына, мәчетләргә ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә эшләрендә уңышлар насыйп әйләр, иншәаллаһ.

Олы Кайбыч авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиевка мәчет картларының рәхмәте зур. Мәчетнең котельная бүлмәсенә ремонт кирәк булганлыктан, Ураза гаете алдыннан Олы Кайбычтагы эшмәкәрләргә гозерен җиткергән Дамир хәзрәткә, иң беренчеләр­дән булып, Фәнис Камалиев булышырга теләк белдергән. Оешма-учреждениеләр ярдәмен санамаганда, шәхси эшмәкәр­ләр арасында беренче тапкыр зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәтүче бу­л­­ган ул. Шул уңайдан Дамир хәзрәт эшмәкәргә мөх­тәсибәт исеменнән Рәх­мәт хаты һәм изге Коръән китабы тапшырды.

Киләсе елга мөхтәсибәтнең 15 еллыгын билгеләп узачаклар. Мәчетнең ти­рә-ягын, тышкы яктан диварларын, шулай ук зиратның тирә-юнен тө­зек­ләндерү планга кертел­гән. Мондый эшләр районның башка мәчетләрендә дә алып барыла. Мисал өчен, Кече Кайбычта шундый төзекләндерү ясалган, тышкы ягын да тәртипкә китерергә ниятләре бар. Бортас авылы мә­четенең эчке төзелешендә зур үзгәрешләр булган, киләсе елда өстә­мә корылма төзеп, мәд­рәсә бүлмәсе булдырырга ниятлиләр. Чүтидә ике мәчетне тоташтарып, мәд­­рәсә оештырырга телиләр. Шушы көн­нәр­дә генә мәчетләр барысы да Юстиция министрлыгында яңадан теркәлү узган. Киләсе айда барлык мә­хәлләләрнең дә "Ак Барс" банкында исәп-хисап счет­лары булдырылачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны шунда да күчерә алачак.

Тормышыбызда һәр адым дин белән тыгыз бәй­лән­гән. Дөньяга сабый бала аваз салгач ук, авыл имамы матур да, мәгънәле дә исем куша. Үсмер чакта авырсынып, күзсенеп кит­сә, әле дә баланы догалар белән укып-өшкертү гадәте яши. Инде ярын табып, никахлашкан вакытта да имам хәер-догасыннан калдырмый, яңа гаиләгә фатихасын бирә. Тормыш барышында һәр вакыйга, нигез, корбан ашлары, Коръән ашларын хәтта дин тыелган заманнарда кача-поса булса да, әби-бабаларыбыз үткәрергә тырышкан. Инде гомер азагында, адәм баласын ахирәткә озату да дога укудан башка, имамнарыбыздан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә дә алардан читләшергә, сәбәпсез шикләнергә һич кирәкми, киресенчә, аларның җаваплы да, изге дә эшендә ярдәм­ләшеп, тирән ихтирам һәм хөрмәт белән карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылы Яхшылык