Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Җылы очрашу

Салтыйган авылы мәчетендә Мәүлид аена багышлап үткәрелгән очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмов, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, аның ярдәмчесе - Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим Сабиров, Салтыйган авылы мәчете имамы Равил Закиров, авыл халкы катнашты.

Дамир хәзрәт Мәүлид ае­ның тарихы, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы турында вәгазь, илдәге бүгенге вәзгыять хакында сөйләп, болай диде:

- Әле күптән түгел генә Олы Кайбычтагы мәдәният йортында Казан шә­һә­ренең Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов халык белән очрашты. Ул анда мөселманнарга сайлауларда катнашу фарыз, дип, борынгы Болгар бабаларыбыз 922 елда ислам динен кабул иткәч, зур дәү­ләт төзүләре, шул дәү­ләт­тә җитәкчеләр элек-элек­тән халык тарафыннан иң гыйлемле, иң хөр­мәт­ле, лаеклы кешеләрне сайлануы турында сөйлә­де, - диде Дамир хәзрәт.

Рәмис Хәялиев бу елның ТР Президенты тарафыннан тарихи-мәдәни, Ко­ръән елы буларак игълан ителүен әйтте, район авыллары, шул исәптән Салтыйган авылы тарихына да тукталды.

Рамил Шамилевич кунакларга татар календарьлары таратты, табын әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде.

- Бу җәмгыятьтә Салтыйган - бердәнбер татар авылы. Җитәкче Рамил Каюмов барыбызга да тигез карый, дини бәй­рәм­нәрне үткәргәндә спонсорлык ярдәме күр­сә­тә, үтенечләребезне бервакытта да игътибарсыз калдырмый. Аңа авыл халкы исеменнән рәхмәтнең иң олысын юллыйбыз, - ди­де Равил хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган авылы мәчете “Алтын кырлар” җәмгыяте директоры Рамил Каюмов район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим Сабиров Салтыйган авылы мәчете имамы Равил Закиров

2
X