Бортас авылы мәчетендә Гөлирә белән Әсхәт Хәйруллин гаиләсе Корбан ашы үткәрде
Мөселман кардәшләре өчен корбанны бу юлы авылның үрнәк гаиләсе Гөлирә белән Әсхәт Хәйруллин чалдырган иде.
Төрле җиләк-җимеш, тәм-томнан сыгылып торган зур табынны мәчеткә җыелган сәдака акчасына әзерләгәннәр. Авылның уңган апа-сеңелләре аш-суны өйләрендә әзерләп килгән.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина авылдашларын бер табын артына җыйган Хәйруллиннар гаиләсенә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тирән рәхмәтен әйтте. "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларга гуманитар ярдәм әзерләүчеләргә дә даими ярдәм итеп торалар алар. Умартачылык белән дә шөгыльләнәләр, балны СВОдагыларга да, мондагы волонтерларга да бирәләр",- диде ул. Аның сүзләрен җирлек башлыгы Елена Алексеева да куәтләде.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл имамы Гомәр Гарәфетдинов догалар укыды, намазның мөһимлеге, халыкны дингә тарту турында бик үтемле итеп сөйләде. Хаҗ кылуның зарурлыгы турында да тыңладык. Бу мәҗлестә дә хаҗ кылучылар, Гомрә хаҗы кылучылар бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев