Дамир Гыйниятуллин, Кайбыч районы мөхтәсибе: «Ураза гаете килеп җитте»
Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ, хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Аллаһы Тәгалә, ае буе тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, биргән фитр сәдакаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабуллардан кылса иде. Барыбызга да тәүфыйк, һидәят, шәфкать насыйп итсен. Алдагы көннәребездә дә һидәят әһелләреннән булып, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.
20 март көнне иртәнге 06:30 сәгатькә барлык ир-егетләребезне мәчетләребезгә Ураза гаетенә бәйрәм намазы укырга һәм вәгазьләр тыңларга чакырам. Бу изге бәйрәмдә бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, бүләкләр бирешик һәм матур сүзләр белән эндәшик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллаллаһу-галәйһи-вәссәлләм үзенең хәдисендә: «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез», — ди. Моның өчен изге Ураза гаете көне — иң яхшы форсат. Дини бәйрәмнәрдә бигрәк тә балаларны шатландырырга тырышыйк. Бу көннәр яшүсмерләр күңелендә күркәм тәэсир калдырсын. Алар динебезне яратып, хөрмәт итеп үсәр һәм шушы бәйрәмнәрдә булган матур мизгелләр күңелләрендә мәңгегә калыр.
Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесебезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүебезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте быел нисаб, фитр һәм фидия сәдакалары күләмен түбәндәгечә билгеләде.
Зәкәт түләү өчен дин әһелләре нисабны алтын буенча 940 000 сум күләмендә дип билгеләде. Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 120 000 сум (көмеш буенча), фитр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — 200 сум.
Фитр сәдакасын Ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, ятимнәргә тапшырырга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаһу гәләйһи вәссәлләм «Фитра садакаларын биргәнчегә кадәр тоткан уразаларыбыз җир белән күк арасында торыр,» диде.
Авыру сәбәпле уразаны тота алмаучылар өчен фидия сәдакасының күләме көненә 450 сум тәшкил итә.
Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев