Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Изге Рамазан аенда Мөрәле авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды

Районыбыз авылларында ифтар мәҗлесләре дәвам итә.

Шундый мәҗлесләрнең чираттагысы Мөрәле авылы мәчетендә үтте. 

Авыл халкы бердәм булып, Коръән уку, вәгазь тыңлау нияте белән Аллаһ йортына җыелды. Бу олы мәҗлес быел «Туган як – Агро» җәмгыяте, авыл халкы ярдәме белән үткәрелде. 

Мөрәле халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин котлады. Ифтарда катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, мул тормыш, ил- көннәребезгә тынычлык теләде, Коръән сурәләре укыды. Авыл имамы Галим хәзрәт Гыйбадуллин вәгазьләр сөйләде, тоткан уразаларның, үткәрелгән ифтарларның кабул булуын теләде. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да авылдашларын котлады, киләчәктә дә бергәләп мул табыннар артында очрашырга язсын дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев