Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Тарихка таянып, киләчәккә юл: Кошманда сөннәтчелек традицияләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Кошман авылының Сабантуй мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Ул сөннәтчелек тарихына, традицияләренә, сөннәтче бабайларның, ягъни бабачыларның роле темасына багышланды.

Әлеге чара очраклы рәвештә генә Кошман туфрагында оештырылмады. Элек-электән бу төбәк үзенең мәшһүр сөннәтче бабалары белән дан казанган. Алар үзләренең җаваплы вазыйфаларын Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Урта Азия һәм Казахстан якларында да зур осталык белән башкарган. 

Фәнни-гамәли конференциядә төрле төбәкләрдә яшәүче дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәгариф, дин өлкәсендә танылган шәхесләр, кошманлылар, күрше-тирә авыллардан да мөселман кардәшләребез катнашты. Чараны Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укып башлап җибәрде. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барысын да сәламләп, болай диде:

— Бүген районыбызда зур бәйрәм, тарихи вакыйга. Кошман авылы — исеме еракларга таралган, аягында ныклы басып торучы чын мөселман авылы. Монда сөннәтчеләр, безнеңчә әйтсәк, бабачылар яшәгән. Кайларда гына кәсеп итмәгәнннәр, аларны илебезнең иң ерак почмакларында да белгәннәр. Быел мондый чараны, зуррак итеп, туган җиребездә үткәрү насыйп булды. Ул дәвамлы булыр дип ышанам. Танылган якташларыбызны, тарихи шәхесләребезнең барысын да белергә, искә алырга, рухларына дога кылырга тиешбез. 

Мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бар иде. Ул үз чыгышында конференциянең әһәмиятен ассызыклады һәм аны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Бу чараның милләтебезнең асыл, рухи кыйммәтләрен саклап калу максатында уздырылуын, Кошман кебек авылларның бай тарихын, дин галимнәренең хезмәтләрен, татар-мөселман традицияләрен өйрәнүне шундый җыеннар уздырудан башларга кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров бу конференциянең сөннәтчелек йоласын кайтаруга нигез булуын әйтте. 

Сөннәтчелекне сурәтләгән пролог, Кошманның киләчәге булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләгән сүрәләр чараның аеруча тәэсирле мизгелләре булды.
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Ябалак авылында туып-үскән якташыбыз Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров һәм башкалар да конференциядә катнашучыларны сәламләп, бу чараның әһәмиятен ассызыклады. Балалар хирургы, медицина фәннәре кандидаты Рәшит Байбиков, тарих фәннәре докторы, профессор Наил Таиров, тарих фәннәре кандидаты, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче — Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин сөннәтчелекне пропагандалау буенча чыгыш ясады.

- Бу чара тарихи хәтеребезне саклап, рухи кыйммәтләрне торгызу, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту юлындагы бер зур адым, - диде фәнни-гамәли конференцияне алып баручы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры, "Ал мәчет" имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин. - Кошман - атаклы бабачылар авылы. Бүген без иртән зиярат кылып, каберстанда булып, сөннәтче Хәлилулла Сафиуллин һәм башка хәзрәтләр рухына дога кылдык. Авылда элек мәчет торган урында истәлек билгесе ачылды. Бу кошманлыларның үткәннәргә, тарихи мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәте турында сөйли.

Бу чарага килүчеләрнең барысын да корбан ашы, пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Сәүдә дә оештырылды. Соңыннан чарада катнашучылар өйлә намазын укырга Олы Кайбыч, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләренә юл алды. 
Әлеге чара турында тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев