Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Кайбыч районы авылларындагы мәчетләрдә Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бүген 20 мартта җир йөзендәге барлык мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп уза.

Олы Кайбыч авылының ике очыннан, мөселман кардәшләребезнең тәкбир әйтә-әйтә мәчеткә килүләре бөтен авылга ишетелеп тора иде. Бәйрәм уңаеннан районыбызның барлык мәчетләрендә дә дин кардәшләребез бәйрәм намазына җыелды.

Олы Кайбыч авылы мәчете дә иртәдән үк шыгырым тулы иде. Ураза гаетенә килүчеләрне район имам мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әлеге олуг бәйрәм белән котлады, һәркемгә иң изге теләкләрен җиткерде. 

Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйрәм намазына җыелучыларны Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме белән котлавын җиткерде, вәгазьләр сөйләде. Аннан соң бергәләп бәйрәм намазы укыдылар, биргән сәдакаларга дога кылдылар. 

Бу көнне мөселман дөньясы ял итә. Һәркем әлеге олуг бәйрәм белән әти-әнисен, туганнарын, дусларын, гаиләсен котлый, бүләкләр бирә. Без дә Ураза бәйрәме котлы булсын, дигән теләктә калабыз. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев