Кайбычта балалар өчен дини Сабантуй узды
Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында дини Сабантуй үтте.
Мондый бәйрәм безнең районда 2007 елдан бирле, җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган шәкертләр өчен уздырыла.
Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Бәйрәмне Олы Урсактан Марат Сираев аһәңле итеп Коръән сүрәләре уку белән башлап җибәрде. Алтынчы классны гына тәмамлавына карамастан, ул үзләренең авылында ике атналык укулар алып барган. Сабантуйга килүчеләрнең барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
Җәйге укуларны алып бару өчен, илебезнең төрле төбәкләреннән алты шәкерт кайткан. Берьюлы икешәр, өчешәр мәхәлләдә белем бирүчеләр дә булган.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дини җырлар яңгырап торды.
Сабантуйда һәр бала, мавыктыргыч халык уеннарында катнашып, җитезлеген, тизлеген һәм көчен күрсәтә алды. Уеннар төрле яшь категорияләрендә узды, шуңа күрә бер генә катнашучы да читтә калмады. Кызлар һәм малайлар аерым ярышты. Балалар капчык киеп чапты, чүлмәк ватты, йөгерештә катнашты, кызлар скакалка белән сикерде, малайлар турникта тартылды, аркан тартышуда мәхәллә данын яклап ярыштылар. Үзләрен иң көчлесе һәм җитезе итеп күрсәтүчеләргә бүләкләрне мул итеп әзерләгәннәр. Соңыннан барысы да тәмле пылаудан авыз итте.
Илаһи нур бөркелеп торган мондый бәйрәмне үткәрү өчен халыктан акча җыю игълан ителгән иде. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин әйтүенчә, җитмешләп райондашыбыз үзеннән өлеш керткән. Борындык авылында туып-үскән якташыбыз Гөлшат Малышева уенчыклар кайтарткан. Олы Кайбычтан Фәнил Гарәфетдинов балаларны бушлай баллы мамык белән сыйлады һәм батута сикерү мөмкинлеген булдырды. Фри бәрәңгесен һәм поп-корн әзерләүне, пешекчеләр кайтартып, Казанда яшәүче киң күңелле эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев оештырган. Шәкертләргә дә күчтәнәч тапшырдылар. Аны шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев әзерләгән. Укулар барышында балаларны Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Мотыйгуллиннар биргән тәм-томнар белән сыйлаганнар. Дамир Гыйниятуллин әлеге бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев