Кайбыч районы мәчетләрендә дини укулар башланды
Аллага шөкер, бүген Аллаһы Тәгаләне танырга теләгән кешеләргә гыйлем ишекләре һәрьяклап ачык тора. Дини китаплар, гәҗит-журналлар да бихасап күп бастырыла. Безнең районыбызның да күп кенә мәчетләрендә дини укулар оештырыла. Югары Кошман, Иске Чәчкаб авылларында укулар инде октябрь аеннан ук башланып китте.
Ә менә Борындык, Бортас, Зур Урсак, Мөрәле, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Ябалак, Чүти авылларында 3 ноябрьдә көндезге сәгать бердә дини укуларның беренче оештыру дәресләре үткәрелә. Мәчетләребезгә йөреп, дини белем алырга теләгән укучы егет-кызлар, апаларны һәм ир-егетләрне югарыда күрсәтелгән сәгатьттә көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев