Кайбыч районы башлыгы Кече Кайбычта Корбан ашында булды
Бу көннәрдә районыбыз авылларында Корбан ашлары уздырыла.
Бүген ул Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә үтте.
Корбан ашы тамырлары белән шушы авылдан чыккан эшмәкәр Фәнис Камалиев гаиләсе тарафыннан әзерләнгән иде. Мәҗлескә кырыкка якын ир-ат җыелды.
Авыл халкын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да килде. Үзе дә иман юлында булган Альберт Рәхмәтуллин, авыл халкы өчен зур табыннар кырып, Корбан мәҗлесе оештырган Фәнис Камалиев гаиләсенә рәхмәт сүзләрен әйтте.
Корбан мәҗлесе башланганчы Дамир Зиннәтуллин азан әйткәннән соң, барысы да өйлә намазында сафланды. Авыл имамы Алмаз хәзрәт Гайнуллин гаиләдә балалар тәрбияләү турында вәгазь сөйләде, аннан соң җомга намазын укыдылар.
Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды. Табынга корбан ашы, корбан ите чыгарылгач, тәкъбир әйттеләр.
Көннең икенче яртысында хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев