Коръән уку бәйгесендә
Татарстанда игълан ителгән Коръән елы кысаларында районның барлык мәчетләрендә дә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Иң оста укучылар мартның соңгы көнендә Олы Кайбыч мәдәният йортына җыелды.
Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Иделаръягы зонасы казые, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, авылларның имамнары, мәчеткә йөреп, дин сабаклары алучы апа-абыйлар, балалар катнашты. Әлеге бәйге Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиевның Коръән укуыннан башланып китте. Түбән Кошман авылы имамы, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның вәгазеннән соң сүз алган Альберт Илгизәрович ислам диненең киләчәк буынны тәрбияләүдәге ролен югары бәяләде, алга таба да динне үстерүгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйге шартлары белән таныштырды: конкурста катнашучылар өч төркемгә бүленеп чыгыш ясаячак. Беренче төркемдә 1-4 класс, икенчесендә - 5-11 класс укучылары, өченчесендә мәчетләрдә дин сабагы алучы апалар катнаша. Һәр конкурсант билет алды, башлангыч төркемдәгеләр Коръәннән өч сурә, уртанчы төркемдәгеләр алты сурәне яттан сөйләргә һәм ясин сурәсенең берничә аятен китаптан карап укып чыгарга тиеш иде. Алар әзерләнгән арада Фәһим хәзрәт Кайбыч районында диннең торышына югары бәя бирде, Коръән иңдерелү тарихы белән таныштырды, Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында сөйләде. Ярышларның иң хәерлесе - Коръән уку ярышы, диде ул, чыгышын тәмамлап.
Кечкенә балалар арасында Югары Кошман мәчетендә белем алучы Илүсә Насретдинова беренче урынны алды. Икенче урын Түбән Кошман мәчетендә укучы Ислам Сабировка бирелде. Иске Чәчкабтан Гөлчәчәк Газыймҗанова өченче урынга чыкты. Урта яшьтәгеләрдән Олы Кайбычтан Алмаз Билалов җиңүгә иреште. Икенче, өченче урыннарны Чүтидән Алсу Закирова, Түбән Кошманнан Динара Гатауллина алды. Алар республика күләмендә үткәреләчәк Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак. Өлкән яшьтәгеләрдән Олы Кайбычтан Фәүзия Миңнуллина беренче, Борындыктан Роза Садриева белән Роза Фазлыевалар икенче-өченче урыннарны яулады. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Дамир хәзрәт бәйгене үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Россиянең мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил хәзрәт Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллинга, "Гөбенә" агрофирмасы директоры булып эшләгән чорда Альберт Рәхмәтуллинга, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов та бу чарага үз өлешен кертергә вәгъдә биргән. Дамир хәзрәт дин сабакларының берсен дә калдырмыйча мәчеткә йөргән Олы Кайбычтан Айсылу Бикбовага да истәлекле бүләк әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев