Кошман мәчетендә Корбан ашы
Югары һәм Түбән Кошман авылларында яшәүчеләр өчен Корбан бәйрәме авыл мәчетендә ике тапкыр үткәрелде. Изге мөселман бәйрәмнәрен шулай зурлыйлар биредә.
Аның беренчесе абыйлы-энеле Марат һәм Ринат Садриевлар инициативасы белән оештырылды. Хәйрия мәҗлесендә дә алар матди ярдәм күрсәтте. Табын әзерләүнең барлык мәшәкатьләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре үз өстенә алды. Камыр ризыкларын башта иске мәчеттәге мичтә пешергәннәр. Аны яңа мәчет төзелгәч сүтмәгәннәр, иске мәчеттә өлкәннәр һәм мәктәп балалары өчен уку классы ачарга уйлаганнар. Ислам дине нигезләренә, гарәпчә уку-язуга Мөслимә Яруллина өйрәтә. Ул үзе Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган. Монда дин сабагы алырга теләүчеләр тирә-як авыллардан да килә, ул аларның барысын да шатланып кабул итә.
Корбан табынында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул Кошман мәчетенең заманча, иркен итеп төзелүен, дини бәйрәмнәр үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте, иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде. Нәкъ менә алар ярдәме белән дини чаралар бөтен шартын китереп билгеләп үтелә, мөселманнарга бәйрәм чараларында бергә җыелу мөмкинлеге туа. Район башлыгы әйтүенчә, барлык авылларда да шәхси эшмәкәрләр ягыннан аңлау бар, алар катнашында авыл җирлекләре башлыклары Корбан бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрә, ялгызларга, аз керемле гаиләләргә дә өлеш чыгаралар. Якшәмбе көнне кошманлылар кабат бәйрәм мәҗлесенә җыелды. Бу юлы мәчет әһелләре үз хисапларына Корбан ашы уздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев