Борындык авылында «Халыкның җан авазы-мөнәҗәт» дигән кичә узды
Туган җиребездә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева һәм «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина оештырган мөнәҗәтләр бәйгесе район күләмендә әле беренче тапкыр гына шулай зурлап үткәрелде. «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе дә булган Җәмилә Сагиева аны киләчәктә ел саен үткәрергә җыенулары турында әйтте. "Хәзерге буын элеккегедән килгән мөнәҗәтләрне белеп үссен, аларны көйгә салып әйтә белсен иде",- диде ул. Мөнәҗәт әйтүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов сәламләде.
Авыл мәдәният йортында узган мөнәҗәтләр әйтүдә балалар да, мәктәп укучылары да, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә катнашты. Яшел Үзән районыннан да килүчеләр бар иде. Бу чарада сигез авылдан килүчеләр чыгыш ясады. Мөнәҗәтләрне берәм-берәм дә, бергәләп тә яңгыраттылар. Мөрәледән килгән Назирә апа Әдиятова бәйгедә катнашучы иң өлкән яшьтәге кеше иде. Аңа бу елның сентябрендә 88 яшь тула. «Мин кечкенәдән мөнәҗәтләр тыңлап үстем. Аларны авыл апаларыннан язып алып ятлый идем. Мин бик күп мөнәҗәтләр беләм, сәгатьләр буена бертуктаусыз көйли алам!- диде Назирә апа.
Мөнәҗәтләр әйтү бәйгесендә Назирә апага гран-при бирелде. Мөрәле авылы китапханәчесе Миләүшә Әхмәтова ун еллар элек авылларында мөнәҗәтләр бәйгесе үткәрүләре һәм Назирә апаның анда да матур итеп чыгыш ясавын әйтеп узды. Ә иң кечкенә катнашучы Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче биш яшьлек Исмаил Сөнгатуллин, Кошманнан Хикматуллина Камилә иде. Алар беренче урынга чыкты!
Мәктәп укучылары да мөнәҗәтләргә битараф түгел икән, аларның чыгышын да яратып тыңладык. Чыгышларны Борындык авылы горурлыгы- җырчы, «Болгар радиосы» музыкаль премиясе лауреаты Данис Зәйнуллин, «Мөнәҗәтләр- гаилә бизәге» конкурсын оештыручы Фирдания Зарифуллина бәяләде. Бүләкләрне Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Җәмилә Сагиева тапшырды.«Кайбыч кызлары» бию төркеме чыгышы чарага ямь өстәде.
Барлык катнашучылар өчен табын да әзерләнгән иде.
Бу хакта газетаның алдагы саннарының берсеннән тулырак таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев