Олы Кайбыч мәчетендә хаҗияләр белән очрашу булды
- Хаҗ кылу - Ислам диненең бер баганасы, гыйбадәтнең олысы. Быел шушы ерак сәфәргә барып кайту бәхетенә ирешкән Рузалия Малова белән Ләлә Гарәфетдинованың сөйләвен тыңлаганда, "безгә дә хаҗга баруларны насыйп әйләсәң иде" дип, эчтән генә теләп утырыйк...
Ноябрь кичендә Олы Кайбыч мәчетендәге узган очрашуны Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әнә шулай башлап җибәрде. Изге җирләрдә гыйбадәт кылган якташларыбызның баштан кичкәннәрен тын да алмый тыңладык.
- "Ерак та, акча да күп кирәк, безгә анда ук бару насыйп түгелдер лә", - дияргә һич ашыкмагыз. Иң мөһиме - ният кылу, хаҗга бару теләге булганнарга Аллаһы Тәгалә үзе җаен туры китерә икән. Сәфәргә җыенып беткәч кенә теге яки бу сәбәп белән бармый калучылар да бар, әлбәттә. Монысы сынау. Барысы да Аллаһы кулында, әмма ниятләү белән үк гамәл дәфтәренә савап язылуы хак, - дип башлады сүзен Рузалия Малова. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган мөслимәнең шушы сүзләреннән күпләрнең күңелендә өмет уянгандыр.
Кайбычлылар хаҗга "Нәҗем-тур" программасы буенча барган. Бу - Россиядән 40 көнлек хаҗ сәфәрен тәкъдим итүче бердәнбер тур. "Вакыт озаграк булгач, үзегез өчен дә, әти-әниләрегез, яки үзләре бара алмаган туганнарыгыз өчен дә хаҗ кыла алачаксыз", дип, таныш-белешләре киңәш иткән икән.
- Мөмкин кадәр күбрәк белем алып барырга кирәк икән. Мәдрәсәдә укуым да ярдәм иткәндер, без белмәгән моментлар күп булмады. Көн саен шөкер намазлары башкардык, бер генә минутны да исраф итмәскә, файдалы үткәрергә тырыштык,- ди хаҗияләр. Хаҗ сәфәренең истәлекле мизгелләрен фотосурәтләрдән карадык - аларын Рузалия ханым истәлек булудан битәр (хаҗ кылу, Мәккә-Мәдинәнең гүзәллеге сурәтләрдә түгел, ул йөрәкләргә уела, диләр...) авылдашларына күрсәтер өчен махсус төшереп кайткан.
Пәйгамбәребез мәчетендә 40 рәкәгать фарыз намазы башкару, зәм-зәм сулары эчү, Әл-Хәрам мәчетенә намазга йөрүләр, Мина, Рәхмәт, Гарәфәт тауларына бару, Мөздәлифәдә татлы йокыга талу - болар барысы да хаҗияләрнең күңелендә иксез-чиксез шатлыклы да, җаваплы да, онытылмаслык рәхәтлек китерүче гамәлләр булып кереп калган. Пәйгамбәребез с.г.в. каберлегенә бару исә тагын да зуррак вакыйга. Сокланып та, кызыгып та карадык сурәтләрне. Мөгаен, бу минутларда һәркем "я Аллаһым, хаҗ кылуны насыйп әйләсәң иде" дип, теләгәндер.
- Изге ният белән килгәнгәме, монда һәркем ачык йөзле, ихлас, мөлаем, ярдәм итәргә атлыгып кына тора. Кеше бихисап күп булса да, беркая да этеш-төртеш, урын җитмәү дигән әйбер булмады. Тар гына урыннарга икәү дә, өчәү дә утырыштык - күңел киң булса, урын җитә, диюләре шулдыр... Шөкер, ни гаҗәп - юл уңаебыз туры килеп торды: төркемебезне җитәкләгән хәзрәт тә акыллы, ярдәмчел иде, гарәп күршеләребезне дәвалаучы рус телендә сөйләшүче табиб та ярдәм күрсәтте, кайбер юлдашларыбыздан аермалы буларак, климат үзгәрешен дә җиңелрәк кичердек... Хаҗ кылу өчен монда мөмкин булган барлык уңайлыклар да тудырылган - эскалаторлар йөри, таулар аша тонельләр салынган, бар җирдә чисталык, кондиционерлар эшләп тора... Андагы хикмәтләрне сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Сәфәрдә юлдашымнан да уңдым, Ләлә белән бик жайлы булды, - дип, тәэсирләрен уртаклашты Рузалия ханым Малова.
Ләлә ханым да уй-кичерешләрен белдерде:
- Рузалия апа тиз аралашып, танышып китә, кая гына барсак та, югалып калмадык. Телне белмәсәк тә, ният-гамәлләрнең уртаклыгы башка халыклар белән берләштерә икән, борчулы уйлар эреп югалгандай була...
Ерак илләрдән алып кайткан җәннәт җимеше хөрмәдән авыз иттек, зәм-зәм суыннан да һәркемгә өлеш чыгарылды. Хаҗияләргә Аллаһының рәхмәте яусын дигән теләк белән таралыштык. Изге гамәлне башкарырга барчабызга да насыйп итсен, амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев