Сәдака бирү Аллаһның ачуын сүндерә
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Расулебез Мөхәммәд Мостафа саләллаһу гәләйһи вәсәлләм хәдис-шәрифендә әйтә: "Үзегезне бер хөрмә кисәге белән булса да җәһәннәм утыннан коткарыгыз, бер кисәк хөрмә белән сәдака бирегез. Әгәр анысы булмаса, кешеләргә карата тәмле телле булыгыз, шушы сүз белән үзегезне коткарыгыз" дигән.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең Зәәрийәть сүрәсе, 56 аятендә әйтә: "Һичшиксез җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт итсеннәр дип яраттым". Димәк, адәм баласы гыйбадәт өчен яратылган. Кайбер кешеләр "гыйбадәт сүзе нәрсәне аңлата?" дип сорау бирергә мөмкин. Гыйбадәт ул намаз уку, сәдака бирү, хаҗга бару, ураза тоту, гөнаһлардан саклану, ягъни, бер сүз белән әйткәндә, Аллаһының ризалыгын өмет итеп, изгелекләр эшләү - барысы да гыйбадәт булып санала.
Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Маидә сүрәсе, 2 нче аятендә әйтә: «Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Гөнаһлы булып, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булыр». Менә бу аяттә күрәбез Аллаһы Тәгалә безгә яхшылыкта изгелектә бер беребезгә ярдәм итүдә берләшергә боера.
Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда белән әйләнеп кайтачак, чөнки сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйтте: «Өстәге кул астагы кулдан хәерлерәк», - диде. Сәдака бирү Аллаһның ачуын сүндерә. Гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә була һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәлаләрдән дә имин кылачак. Раббыбыз Аллаһ - юмарт зат һәм юмартларны ярата, җәннәткә дә беренче булып юмартлар керәчәк.
Әллә Аллаһы Тәгалә теләсә мохтаҗларга һәм авыруларга булыша алмый, дип уйлыйбызмы? Һичшиксез ярдәменнән ташламый. Әмма Аллаһы Тәгалә безне сыный. Шайтан, без сәдака бирергә теләгәндә дә, әйтә: «Бирмә, малың бетә бит, азая», - ди. Без онытмаска тиеш: малны шайтан түгел, ә Аллаһы Тәгалә бирә. Аллаһ сабырлар һәм юмартлар, игелекле бәндәләр белән. Бу турыда "Фуссыйләт" сүрәсенең 30-32 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Дөреслектә, иман китергән кешеләр: безнең тәрбиячебез - Аллаһ, диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә, Аллаһның җәннәтләренә керерсез", - диярләр.
"Кайбыч таңнары" газетасыннан Зур Урсак авылының Амалия исемле нәни кызына ярдәм кулы сузарга кирәклеген укып белдек. Изге эшкә имамнарыбыз, мөселман кардәшләребез дә теләп кушылды. Әгәр ярдәм кулы сузарга теләсәгез, сәдаканы үз авылыгыздагы имамга тапшыра аласыз, ә имамнар үз чиратында бу хәерне 4 декабрь көнне Амалиянең әнисенә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев