Ураза тоту шартлары
"Әгәр Аллаһ коллары Рамазан аенда булган фазыйләтне һәм бәрәкәтне белсәләр иде, алар бу айның ел буе булуын теләрләр иде". Бу - пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сүзләре. Рамазанны һәр мөселман зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу - гыйбадәт һәм рухи пакьлану ае. Әлеге санаулы көннәрне мөселманнар динебез кушканнарын үтәп һәм,...
"Әгәр Аллаһ коллары Рамазан аенда булган фазыйләтне һәм бәрәкәтне белсәләр иде, алар бу айның ел буе булуын теләрләр иде". Бу - пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сүзләре. Рамазанны һәр мөселман зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу - гыйбадәт һәм рухи пакьлану ае. Әлеге санаулы көннәрне мөселманнар динебез кушканнарын үтәп һәм, күпме булдыра алалар, шул кадәр күп изгелек эшләп үткәрергә тырышалар.
Рамазан аенда ураза тоту - һәр мөселман өстендә торган бурыч. Таң атудан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелу фарыз.
Уразаның шартлары. Ураза шартлары вөҗүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, аек акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән мәхрүм генә булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәезнифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле белән юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылырлар. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
Уразаның вакыты. Уразаның вакыты - таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан алып кояш баешына кадәр) дәвам иткән мөддәт.
Уразаның ниятләре. Уразаның теләсә нинди төренә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала.Ураза вакытында сәхәргә тору бер нияттер. Тел белән ният итү дә диндә яхшы дип санала. Рамазан уразасы билгеләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты кояшның баешыннан алып иртәгесе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә. Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы - мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Шуның өчен бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк.
Уразалы кеше өчен мөстәхәб эшләр. Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Ягъни сәхәрне никадәр кичектерсәң, шулкадәр өйбәт. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын.
Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазыннан элек ашау мөстәхәбтер. Шулай иткәндә, ачлык тойгысы намазга комачау итмәс. Ураза тоткан кешенең якыннарына һәм фәкыйрьләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе кирәк.
Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә салават китерсә, бу гамәлләре мөстәхәб булыр. Уразалы кешенең гайбәт сөйләүдән тыелуы мөстәхәбтер.
Уразада дөрес саналган эшләр: сатып алыначак ризыкны татып карау, күзгә сөрмә тарту, балага ризык чәйнәп бирү, мыек һәм иреннәрне майлау, теш чистарту, кан алдыру, сөлек салдыру, комган белән госел коену, мунчага кереп юынып чыгу, сабын белән юыну.
Ураза вакытында тыелган эшләр: файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру, суга чумып коену, сагыз чәйнәү, үбешү, авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза тоту, нинди дә булса берәр гөнаһ эш кылу, авыру көчәйгәнен белә торып ураза тоту.
Уразаны боза торган эшләр: борчак кадәр генә булса да ризык йоту, бер тамчы булса да су эчү, дару эчү, укол кадату, якынлык кылу, күзгә дару салу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев