Хуш киләсең, Рамазан!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм.
Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу изге айда уразалар тотып, изге гамәлләр кылып, гөнаһларыбызга тәүбәләр кылып үткәрергә насыйп әйләсә иде.
Быел Рамазан шәриф ае 19 февральдә башлана, сәхәрне 4:59 сәгатькә ашап бетерергә кирәк була, беренче ифтар 17:01 сәгатьтә, беренче тәравих намазы 18 февраль көнне, ястү намазыннан соң, 18:41 сәгатьтә укыла.
Голәмәләр шурасы авыру сәбәпле уразаны тота алмаучылар өчен фидия сәдәкасының күләмен 450 сумнан билгеләде. Ягъни, байлыгы булган, әмма гозере булып ураза тота алмаган мөселманнар, бер көнгә бер көн яки берьюлы утыз кешене иртәле-кичле ифтар-сәхәр кылдырып, яки шуңа тиң булган малны сәдака кылып, ураза бурычын өсләреннән төшерә.
Рамазан шәриф ае — изге гамәлләр ае. Хәлле мөселманнар, зәкәт садакаларын да биреп, күбрәк әҗергә ирешү юлларын эзли. Быел зәкәтнең нисабы 940 мең сумнан билгеләнде. Ягъни, йорт кирәкләреннән тыш, кем дә кем нисабка тиң булган сумманы туплап, шул мал бер ел тик торса, бу кеше хәлле мөселманнан санала һәм үзенең малыннан кырыктан бер өлешен (2,5 процент) мохтаҗларга сәдака итеп бирә.
Фитр сәдакасының күләме 200 сумнан билгеләнде, ә нисабы 120 мең сумга тиң. Ягъни кемнең 120 мең акчасы булса, аңа фитра сәдәкасын бирү тиешле була. Рамазан шәриф ае быел 29 көннән килә, Ураза гаете 20 мартта була.
Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә». «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».
Ифтарда (авыз ачканда) түбәндәге дога укыла: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү». «Аллаһым, шушы уразамны синең өчен тоттым, сиңа гына иман китердем һәм мин сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».
Аллаһы Тәгалә Рамазан ае турында Коръәни кәримдә мөэминнәргә бу сүзләр белән мөрәҗәгатъ итә. «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды, ягъни мәҗбүр ителде». (Бәкара, 183). Бу аятьтә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтә. Аннан соң килгән аяттә Аллаһы Тәгалә ураза тотуның шартларын күрсәтә: Рузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса, рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мескен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әмма, мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда, рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез. (Бәкара, 185)
Рамазан аенда ураза тоту ислам баганаларының берсе булып тора. Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар. Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Коръән иңә башлый. Бу айда кадер киче була. Изге гамәлләр кылып гөнаһлардан арыну.
Рамазан ае башлану белән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләрне болай дип сөендергән: «Сезгә мөбарәк Рамазан ае килде! Аллаһы Тәгалә сезгә бу айда ураза тотарга кушты. Бу айда күк ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Аллаһы Тәгаләнең бу айда бер кичәсе бар. Ул мең айдан да хәерлерәк. Кем дә кем анда биреләчәк хәерле нәрсәдән мәхрүм калса, ул чыннан да мәхрүм калган кеше була».
Шушыларны аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез бер генә көн дә уразасын калдырмас. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:
«Бер кеше сәбәпсез рамазан аенда хәтта бер генә көнгә уразасын өзсә, яңадан гомере буе ураза тотса да ул аны кайтара алмый».
«Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде»;
«Ураза тоткан кешенең йокысы — гыйбадәт, эндәшмәве — тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр»;
«Җәннәттә Әр-Райан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак»;
«Ураза — ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан»;
«Чисталык, пакьлек — иманның яртысы, ураза — сабырлыкның яртысы»;
«Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән, яхшы айлар үтте, дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт вәҗиб (тиешле) булыр»;
«Кем дә кем Рамазан аенда ныклы иман һәм әҗер-савапка өмет итеп, төнге намаз укыса, аның гөнаһлары кичерелер»;
«Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр»;
«Ифтар вакытында хөрмә җимеше белән авыз ачыгыз, монда бәрәкәт бар. Хөрмә тапмасагыз, су белән ачыгыз, чөнки ул чиста»;
«Һәрнәрсәнең пакьлаучысы бар, тәннең пакьлаучысы — ураза».
«Бер кеше ялган сүзне куймаса һәм аның белән эш кылса, ул кешенең ашамый, эчми торуы Аллаһы Тәгаләгә һич кирәк түгел».
Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше Рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Рамазан аена кергән һәрберебез булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк. Булдыра алган кадәр сабырлыкка омтылыйк, рәнҗетүләргә түзик, бер-беребезнең начар якларын күрмәскә тырышыйк.
Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан ае турында түбәндәгеләрне әйтте:
«Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Һәр изгелеккә 10 савап, хәтта 700 гә кадәр арттырылыр. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Уразадан башка. Чөнки ул Минем өчен һәм аның җәзасын да (савабын) үзем бирермен (ягъни 700 дән дә арттырып мәгънәсендә). Адәм баласы минем өчен ризыгын, хатынын калдыра. Ураза тотучыга ике шатлык: берсе — ифтарда (ягъни авыз ачканда), икенчесе — үзенең Раббысы белән очрашканда. Һәм ураза тотучының авызыннан килә торган ис Аллаһ Тәгалә каршында иң яхшы хушбуй исеннән дә яхшырак».
Рамазан ае — сабырлык ае, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек ае. Әлеге айда мохтаҗларга, ятимнәргә, ата-аналарыбызга һәм бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Чөнки бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла. Бу айда бер-беребезгә хәерле догалар кылыйк, чөнки әлеге айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә.
Аллаһы Тәгалә барыбызга да Рамазан аенда уразаларыбызны камил рәвештә тотып чыгарга насыйп әйләсә иде. Шулай ук изге Рамазан аенда ифтар кылганнан соң мәчетләребездә бик әҗерле тәравих намазлары да укыла. Бу турыда үзенең изге китабы Коръәни Кәримдә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә болай ди: «Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһы рөхсәт биргән йортларда (бөтен мәчетләрдә) — әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып) аны тәсбих итәләр. Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһыны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. Чөнки алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар». («Ән-Нур», 24:36-37).
Дамир Гыйниятуллин,
район мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев