Яхшылык эшлә дә, суга сал
...халык белмәсә, балык белер, дигән халкыбыз. Башкаларга файда китерердәй гамәл кылу, кешеләргә ярдәм күрсәтү фарыз гамәлләрдән санала. Гыйбадәт йортларына, мәчетләргә ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә эшләрендә уңышлар насыйп әйләр, иншәаллаһ.
Олы Кайбыч авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиевка мәчет картларының рәхмәте зур. Мәчетнең котельная бүлмәсенә ремонт кирәк булганлыктан, Ураза гаете алдыннан Олы Кайбычтагы эшмәкәрләргә гозерен җиткергән Дамир хәзрәткә, иң беренчеләрдән булып, Фәнис Камалиев булышырга теләк белдергән. Оешма-учреждениеләр ярдәмен санамаганда, шәхси эшмәкәрләр арасында беренче тапкыр зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәтүче булган ул. Шул уңайдан Дамир хәзрәт эшмәкәргә мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хаты һәм изге Коръән китабы тапшырды.
Киләсе елга мөхтәсибәтнең 15 еллыгын билгеләп узачаклар. Мәчетнең тирә-ягын, тышкы яктан диварларын, шулай ук зиратның тирә-юнен төзекләндерү планга кертелгән. Мондый эшләр районның башка мәчетләрендә дә алып барыла. Мисал өчен, Кече Кайбычта шундый төзекләндерү ясалган, тышкы ягын да тәртипкә китерергә ниятләре бар. Бортас авылы мәчетенең эчке төзелешендә зур үзгәрешләр булган, киләсе елда өстәмә корылма төзеп, мәдрәсә бүлмәсе булдырырга ниятлиләр. Чүтидә ике мәчетне тоташтарып, мәдрәсә оештырырга телиләр. Шушы көннәрдә генә мәчетләр барысы да Юстиция министрлыгында яңадан теркәлү узган. Киләсе айда барлык мәхәлләләрнең дә "Ак Барс" банкында исәп-хисап счетлары булдырылачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны шунда да күчерә алачак.
Тормышыбызда һәр адым дин белән тыгыз бәйләнгән. Дөньяга сабый бала аваз салгач ук, авыл имамы матур да, мәгънәле дә исем куша. Үсмер чакта авырсынып, күзсенеп китсә, әле дә баланы догалар белән укып-өшкертү гадәте яши. Инде ярын табып, никахлашкан вакытта да имам хәер-догасыннан калдырмый, яңа гаиләгә фатихасын бирә. Тормыш барышында һәр вакыйга, нигез, корбан ашлары, Коръән ашларын хәтта дин тыелган заманнарда кача-поса булса да, әби-бабаларыбыз үткәрергә тырышкан. Инде гомер азагында, адәм баласын ахирәткә озату да дога укудан башка, имамнарыбыздан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә дә алардан читләшергә, сәбәпсез шикләнергә һич кирәкми, киресенчә, аларның җаваплы да, изге дә эшендә ярдәмләшеп, тирән ихтирам һәм хөрмәт белән карарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев