Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Фотога төшү гөнаһмы?

Тормышыбызга фотога төшү дигән бер чир үтеп керде. Туй, туган көн, никах һәм башка бәйрәмнәрне фотосүрәтләр аша тарихка кертеп калдырырга тырышу бер хәл әле. Ә менә яңа күлмәк алу вакыйгасын, бүген нәрсә ашаганны, эчкәннетөшереп барып, социаль челтәргә бөтен кеше хозурына куярга да гадәтләндек. Шулай итеп, күпләп фотога төшү заманында яшибез....

- Ибраһим ага, диндә фотога төшү турында ни әйтелә?

- Шәригатьтә, фотога төшү хәрам дип әйтелми. Әмма бу урында бер нәрсәне искәртеп узасым килә. Фотога төшү дигән әйбер бар, бар кул белән рәсем ясау. Җанлы әйберләрне рәсем итеп ясауны шәригать тыя.

- Фотоны кайда, ничек сакларга кирәк?

Бүгенге көндә фотоларны саклый торган альбомнар бар, шул альбомда сакларга мөмкин. Кайбер кешеләр үзләренең, балаларының фотоларын стенага элеп куялар. Әгәр дә берәр кешенең өендә фотосурәт эленеп торса яки ул кеше эт асраса бу өйгә фәрештәләр керми, дип әйтелә диндә.

- Интернетка фото урнаштыру турында сез нинди фикердә, Ибраһим ага?

- Әйе, кешеләр фотоларын еш кына интернетка урнаштыра, шул рәвешле бәхете белән уртаклашырга тели. Бу бер дә килешә торган гамәл түгел, җәмәгать. Мин никах укыганда яшьләрне, фотоларыгызны интернетка куймагыз дип, кисәтәм. Фото бер яктан матурлык, ә икенче яктан, көнчелек тудырырга сәләтле әйбер. Ә көнчелектән туган хисләр кешене начар гамәлләргә этәрергә мөмкин.

- Фото белән кешегә начарлык эшләп була икәнен аңладык. Ә шул ук юл белән яхшылык та эшләп буламы?

- Авыру кешене сихәтләндерү табибларга йөкләнгән, Коръән укуның да файдасы бик зур. Халыкка әйтәсе килгән сүзем шул: фотолар белән сак булыгыз, аны теләсә кайда калдырып йөрмәгез. Сакланганны саклармын дигән бит, Аллаһы Тәгалә дә.

Фото турында Ибраһим хәзрәт белән менә шундый сөйләшү булды. Фикер киңлеге тагын да тирәнрәк булсын әле дип,Турминскийдан Николай атакайга да шалтыратып карарга булдым. Фото турында ул нинди фикердә икән?!

- Фотога төшүне начар дип күрмим. Элек безнең эшләрне Ходай гына күрә иде, ә хәзер интернет аша бөтен дөньяга яхшы эшләребез турында сөйли алабыз. Без бит гел яхшылыкка ышанып, яктылыкка омтылып яшәргә тиеш. Әгәр кемдер начар уйлар белән башка кешегә начарлык эшләргә алына икән, шуны онытмасын, ул кешегә начарлык ике тапкыр артып кайтачак. Үзләренә начарлык эшләргә тырышкан кешеләр генә явыз эшләргә алына, - дип җавап бирде Николай атакай.

Һәр эштәге кебек, фотога төшү, аны интернетка кую да һәркемнең үз иркендә. Фотога төшерүче белән дә шул ук хәлдер инде ул. Кулда фотоаппарат булса, елмайган йөзләр, бәхетлеләр каршында мин үзем дә тыныч кына кала алмыйм, бармаклар үзеннән үзе төшерү төймәсенә үрелә. "Җем!" Хәерлегә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев