Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Гошер сәдакасын җыю вакыты җитте

Мәчетләргә бәрәңге, яшелчәләр китерик.

Һәр елдагыча без мәчетләргә гошер сәдакасы — бакчаларыбызда үстерелгән бәрәңге һәм башка яшелчәләр җыя башлыйбыз. Әлеге мактауга лаек гамәл бүгеннән башланып китте һәм 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Халыктан җыелган нигъмәтләрне мәдрәсәләргә, инвалидлар оешмаларына, Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бүлгәләп җибәрәчәкбез.

Гошер — бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре. Зәкәт ул — мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака. Бу сүзнең мәгънәсе чистарту. Чөнки, беренчедән, зәкәт — кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау вакытында килеп чыккан төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта. Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә. Зәкәт бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый.
Өченчедән, зәкәт — Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкәт бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый. Дүртенчедән, зәкәт җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра.

Гошер сәдакасы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә
Гошер — ул зәкәтнең бер төре. Гошер-зәкәтенең төгәл күләме булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү — фарыздыр. Изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә болай диелгән: «И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегез биргән очракта, күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез, Аллаһ бай, мактауга лаеклы!»
«Әнгам» сүрәсенең 141 нче аятендә Аллаһ Тәгалә шулай ук әйтә: «Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм зәкәтен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми» — ди.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», — дигән.

Гошер сәдакасын кемгә бирергә?
Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә. Кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала.
Гошер сәдакасы безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Гошер биреп, мин үзем ризыксыз калам, дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән, башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез.

Дамир Гыйнниятуллин,
район мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев