Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

2013 елның өч аенда районда дүрт янгын 230 мең сумнан артык зыян китерде

Шырпының балалар өчен уенчык булмавын барыбыз да яхшы аңлый. Моның чыннан да шулай булуына кайберәүләр шәхси ачы тәҗрибәләрендә инана.

Ут белән саксыз эш итү турында сөй­лә­шү алып барганда, кайберәүләр моңа әлләни әһәмият бирми. Янәсе, бу үгет- нәсихәтләрнең кирәге юк, без олы кешеләр, болай да барысын да яхшы аңлыйбыз. Ләкин практика күрсәткәнчә, үзләрен белдекле дип санаган кайбер кешеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп бетерми. 2013 елның өч аенда районда дүрт янгын очрагы булды, утта бер кешенең гомере өзелде. Янгын китергән зыян 230 мең сумнан артып китә.

Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре түбәндәгечә: ут белән саксыз эш итү; җылыту мичен, электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү; тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү; изоляциянең саклау сыйфатын югалткан яисә зыян килгән электрүткәргеч куллану.

Күпчелек кешеләр акча җитмәүгә сылтау ясый.

- Җылыту мичен сылап акларга, мич авызы алдына идәнгә калай кагып куярга чынлап та зур чыгымнар кирәкме икән? Балчык белән акбурны да табарга була. Янгын куркынычсызлыгы өчен урын, бүлем калдыруны да белмә­гән мич чыгаручылар да бар әле бездә. Исегезгә төшерәбез, мич стенага 38 сантимертдан да якын, түшәмнән чыгу урынында бүлем 12 сантиметрдан ким булмаска һәм асбест материал белән әйләндереп алынган булырга тиеш.

Күпчелек янгыннар электрүткәргечләрнең кыска ялганышы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кайбер гражданнар электр счетчикларындагы пробкалар ата, дип зарлана, шуңа күрә пробка урынына калын чыбык (жучек) куялар, шуның белән үзләренең электрүткәргечләрен кыска ялганыштан саклаусыз калдыралар. Пробка янасы урынга, электрүткәргечләр яна. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2013 елның өч аенда районда дүрт янгын