Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Афанасьевка егете Радик Гыймадиев: “Армия сафларында хезмәт итеп кайтуым белән горурланам”

Узган елның көзендә китүчеләр Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, туган якларга кайта да башлады.

 Бу көннәрдә шундыйларның берсе – Афанасьевка авылы егете Радик Гыймадиев районда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова белән бергә редакциягә кергән иде. Аның әйтүенчә, быел узган елның көзендә район авылларыннан хәрби хезмәткә чакырылган 35 егет кайтачак.
Радик Гыймадиев Мәскәү өлкәсендәге танк гаскәрләре дивизиясендәге автомобиль батальонында хезмәт иткән.
- Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәрендәге социаль- гуманитар институтның юридик факультетын тәмамладым. Диплом алгач, Казанда “КамАЗ” автомобильләрен ремонтлау базасында эшләдем. Армия сафларында хезмәт итеп кайтуым белән горурланам. Анда бик күп дуслар таптым, күп нәрсәгә өйрәндем. Армия – тормыш мәктәбе дип, юкка гына әйтмиләр шул. Иртәнге кросслар, физик әзерлек чыныктырды. Туклану яхшы, барысы да көндәлек режим буенча барды. Һәр шимбә, якшәмбедә кулга кәрәзле телефон бирәләр иде. Әти- әни, туганнар белән даими элемтәдә тордык. Хезмәт вакытында өч ай Дзержинский шәһәрендә хәрби өйрәнүләрдә булдым. Автомобиль батальонында хезмәт итсәк тә, ату буенча күнегүләр еш уза иде. Хәзерге вакытта солдат булырга җыенучыларга шуны гына әйтер идем: армия хезмәтеннән куркырга кирәкми. Анда беренче көннән үзеңне ничек куйсаң, ел дәвамында шулай булачак. Беренче көннән үк югалып калмаска кирәк.
Яшь солдатны өендә әнисе Гүзәлия, әтисе Рафаэль, апасы Гөлнара каршы алган.
Батальоннарында кече сержант Радик Гыймадиев төшеп калганнардан булмаган, чөнки аның күкрәген “Сугышчы – спортчы” күкрәк билгесе бизи. Аннан кала, өч айлык өйрәнүләр нәтиҗәсе буларак, аңа дивизия командиры, полковник И. Шканов изасы белән Мактау кәгазе дә тапшырылган.
Радик Гыймадиевтан киләчәккә планнары белән дә кызыксындым.
- Юридик белем алуымны исәпкә алып, киләчәктә үз хезмәт юлымны апам Гөлнара кебек полиция бүлегендә, ЮХИДИ бүлекчәсендә дәвам итәрә уйлыйм. Армиядә алган күнекмәләр алдагы хезмәтемдә дә ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде ул.
Без аңа киләчәктә бары уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев