Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: “Кайбыч чикләрен булдыруда Әбделхәй Хәйрулловның өлеше зур”

Егерменче гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Татарстанның Апас районы империягә тиң район дип йөртелгән. 1927 елда ук оешкан Кайбыч районының 1962 елга кадәр булган үз территориясе никадәр генә зур булмасын, ул яңадан оешкан Апас районының бер өлеше генә иде. Ә элеккеге Кайбыч белән бүгенге – яңартылган Кайбыч арасындагы аерма, җир белән күк арасы.

Яңа сулыш алган Кайбыч чикләрен булдыруда Әбделхәй Хәйрулловның йогынтысы шактый зур. Апасны империягә тиң район дидек. Андый район белән идарә итәрлек җитәкче дә “император” ролендә булырга тиеш бит инде. Еллар узып, халык фикере, алдагы чор җитәкчеләрне дә күздән уздырсаң, бәяне шулай куярга була. Әйе, Әбделхәй Нәбиуллович, чыннан да, Апас районының көчле хакиме иде. Шуңа күрә соңыннан да ул Буа кебек зур шәһәр-районда да югалып калмады. Алт¬мышынчы еллар башында барлыкка килгән зур районның олы җитәкчеләре мактауга лаек.  
Алда билгеләп узганча, Әбделхәй Хәйруллов, Апас районы башкарма комитеты рәисе булып, матур гына эшләп торган КПСС райкомының беренче секретаре Хәмит Хәйретдинов янына пар ат булып билгеләнә. Авыр йөкне җигелеп тартучы атларның беренчесен – әйдәп баручы лидер, ә икенчесен – ияреп баручы итеп күзалларга кирәк. Бүген кем нәрсә генә әйтмәсен, бу совет-партия заманының эзлекле катгый таләбе була. Беренче җитәкче тартса, эшең дәвам итә. Яхшы тартса, тагын да үстереп җибәрергә мөмкиннәр. Хәмит Кирамович белән дә шулай булды. Алар бергә эшләгән чорны күз алдына китерү өчен әлеге чагыштыру бик урынлыдыр кебек тоела миңа. Беренче ат та йөкне яхшы тартты, икенчесе дә ияреп кенә бармады – беренче атны этеп тә, сөйрәп тә чыкты. Сиксәненче елларның беренче яртысы җитәкчеләренең сәламәт көндәшлеге шартларында узды. Чорның икенче яртысында көчле генә үсеш күзәтелде дип әйтсәк, аның старт мәйданчыгы булып нәкъ алдагы еллар торды.
Апас районы тарихындагы төп проектларның берсе – сиксәненче еллар башындагы юллар төзелеше. Юлсызлык, ул Апасның да, Арчаның да, башка төбәкләрнең дә иң үзәгенә үткән четрекле мәсьәлә булды. Мондый шартларда район тормышын инерция үзагымына куярга ярамый. Шул елларда колхозларның бульдозер отрядларын туплап, юл түгел, ә юнәлеш кенә булып торган җирләрдә, халык телендә дамба  дип йөртелгән күтәртелгән грунт юллар төзелә. Эш киң колач ала, бу төзелеш хакында  Мәскәүдән дә сөйләделәр.
Бөтен район, Кайбыч ягы да бик актив эшләде ул чорда. Алар эшне бергәләп башкарып чыккан икән, димәк, икесенең дә роле зур булган!

Хәйруллов мәктәбе

Белгәнебезчә, мондый уңышлы эшләр нигезендә Әбделхәй Хәйруллов КПСС райкомының беренче секретаре итеп билгеләнә. Инде алган темпны киметергә ярамый. Саф авыл хуҗалыгы районында тагын нинди зур проектлар кузгатырга булган соң? Әбделхәй Нәбиулловичның сәяси сизгерлеге көчле икәнлеген беләм. Халык арасында аренда подряды дип аталган, чынлыкта совет чорының иң алдынгы прогрессив алымы булган, терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә җитештерүчәнлекне хезмәт хакына бәйләп арттыруда ярдәм иткән юнәлеш сайлый ул. Дөресен генә әйткәндә, Апас районы аренда подряды ысулын тормышка ашыру буенча Татарстанда флагманга әйләнә. Сәгатьләр буена сузылган экономик юнәлештәге киңәшмәләр, төрле хуҗалыкларда узган семинарлар да шуңа багышланган. Райком бинасындагы кара такта янында, дөресен белмәгән укучы кебек, кулына акбур тоткан зур гәүдәле колхоз рәисе басып тора... Хәйруллов эпохасының гадәти картинасы булган бу!
Кайбыч ягы хуҗалыклары яңа ысул белән эшләүдә арткы рәттән генә күзәтеп түгел, ә яңалыкка юл ярып, алдан бара. Баштарак Муса Җәлил исемен йөрткән, соңыннан «Рассвет» колхозына әйләнгән хуҗалыкның нигезен тәшкил иткән Кече Мәме дигән чуаш авылында республика семинарлары елына берничә тапкыр узды. Петр Горемыкин җитәкчелегендә иске генә фермаларда эшләүче дуңгыз караучылар зурдан-зур уңышларга иреште. Ә Ришат Гыйниятуллин бригадасы үсемлекчелек тармагында җирнең чын хуҗасы булып эшли. Әбделхәй Хәйруллов мондый мисалларны игътибар үзәгендә тотса да, «акчаны күп эшли болар» дип арендаторлардан көнләшүчеләр дә очрый. Ул аренда ысулын хупласа да, иске карашлы җитәкчеләр арасында аны кабул итеп бетермәүчеләр дә була. Әмма, аренда подрядының нигезен тәшкил иткән хуҗалык исәбе белән эшләүне кабул итмичә булдыра алмыйлар. Эшне үзагымына куеп эшләүчеләргә көн бетә. Төп девиз: санарга, санарга һәм тагын бер тапкыр санарга! Мондый шартларда Кайбычның күп кенә хуҗалыклары миллионерга әйләнә. Ул елларда авыл җирендә төзелешләр хуҗалыкларның үз акчасы исәбенә алып барылды. Бу чорда социаль яктан әһәмиятле булган биналар да, хуҗалык өчен кирәкле объектлар да шактый күп сафка баса. Кадр¬лар белән эшләү эталонын КПСС чоры белән  бәйләп искә төшерү киң таралган. «Хәйруллов школасы» ул чордан да аерылып торган. Аның кул астында эшләгән унга якын кеше район җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул заманда авыл җирендә төп фигура колхоз рәисе булды. Район буенча алар үзләре зур бер төркем – кырыктан артык. Димәк, кырык җирдә шулкадәр хуҗа!
Зур районда авыр йөкне колхоз рәисләре белән бергә партком секретарьлары, авыл Советы рәисләре, мәктәп директорлары тартып бара. Оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында да күпсанлы кадр¬лар тәрбияләнә. Ул заманда эшләүчеләр арасында Әбделхәй Нәбиулловичны зур хөрмәт белән искә төшерүчеләр дә, яратып бетермәүчеләр дә бар. Әмма, каршылыклы фикердә торсалар да, барысын да уртак бер сыйфат берләштерә: алар Хәйрулловның зур шәхес булуын, кешеләрдән дә шәхес ясавын, җиң сызганып эшкә өйрәтүен таный.

Үз тарихын үзе язган ул

Кайбыч районының яңадан мөстәкыйльлек алуында да аның роле каршылыклы фикерләр уята. Кем нинди бәя куйса да, бу өлкәдә гадел булып калуы кыендыр ул. Алай да проблемага якынрак килеп карыйк. Башка районнардан аермалы буларак, Кайбыч төбәге халкының активлыгы, авылларының төрлелеге белән билгеле. Мәлки төбәгендә яшәүчеләр районнан гына түгел, хәтта республикадан аерылып чыгу турында хыялланган. Шундый шартларда да өлкә комитетының беренче секретаре Г.И.Усмановны безнең якка җәлеп итеп, СССР Югары Советы депутаты итеп сайлатырга да курыкмый. Биш кандидат, шул исәптән номенклатура кандидатлары арасында халык кандидаты булып чыккан безнең як герое Илдар Нурмөхәммәтовны да изеп юкка чыгармый. Татарстан суверенитеты декларациясе кабул иткән тарихи парламентның лаеклы кандидаты да була ул. Әбделхәй Хәйруллов үзе төрле сайлауларда кандидат булып гел безнең Кайбыч ягыннан сайланды. Бу сайлау¬лар анда катнашкан, аны күргән кешеләргә зур сәяси мәктәп булып хезмәт иткән. СССР таркалганда, Апас дигән зур районга да бүленергә вакыт җитә. «Ничек телисез, шулай эшләгез!» – дип тыныч кына утыручы җитәкчеме соң Хәйруллов? Юк, әлбәттә. Ул вакытта беренче дулкын Кайбычның актив халкыннан башланып китә.
Алга район чикләрен билгеләү бурычы килеп баса. Тарихта билгеле булганча, элеккеге Кайбыч районы олы юл юнәлешендә Ключи станциясенә кадәр җиткән. Нәтиҗәдә, Карамасар, Сатламыш, Акхуҗа, Шыгай кебек эрерәк һәм көчерәк уннан артык авыл Апас районы составында кала. Югыйсә, ул халыкның тарихи хәтерендә Кайбыч эзсез югалмаган иде. Чирмешән елгасы буендагы эре авылларны бик искә дә төшермәгәннәр. Чөнки инфраструктура бай Апаска тартым, Кайбыч өчен аларның сәяси һәм географик картасын күз алдына китерү авыр түгел. Үзе җитәкләгән «империя»не җиңел генә таратып атса, Хәйруллов «император» да булмас иде. Хезмәт юлын укытучы булып башлагангамы, тарихны да, философияне дә үз итә. Нык ихтыяр көчле шәхес буларак, үз тарихын үзе язган ул. Аның күңеленә хуш килгән доктриналар гына тормышка яраклы дип табылган.
1991 елның 19 апреленнән соң язылган тарих, шәҗәрә агачыннан аерылып чыккан тармак кебек, мөстәкыйль юлдан китә. Язмышлары, юллары утыз елга якын бергә булган район икегә бүленә. Апаска кадәр, аннан соң да күп урыннарда эшләгән Әбделхәй Хәйруллов Кайбыч халкы өчен Апас кешесе, теге яктагы кеше булып кала. Кайбычның алдагы үсешенә зур өлеш керткән кеше булса да, инде ерак томан арасыннан гына, фәкать Апас кешесе булып кына күренә. Яңа оешкан районга җитәкчеләр билгеләгәндә дә, алгы планга чыгып күренмәсә дә, кемне теләде, шуны билгеләтү, сайлатуга ирешә. Районның яңа тарихын яза башлаучылар, чыннан да, аның мәктәбен узган җитәкчеләр була. Төп капиталны исә Кайбыч районына кергән 57 авылда яшәүче күпмилләтле тырыш халкыбыз тәшкил итә. Буа шәһәрендә яшәүче Әбделхәй Хәйрулловның исеме исеме тарих чоңгылында югалып калмас.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев