Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Багай һәм Бәрлебашы авыллары янында Беккер биотермик чокыры файдалануга тапшырылды

Экологик иминлекне саклау максатында соңгы елларда районда ел саен ике Беккер биотермик чокыры төзелә. Быел ул Багай һәм Бәрлебашы авыллары янында файдалануга тапшырылды.

Заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнгән, барлык ветеринария таләпләренә туры килгән биотермик чокырларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 10 декабрьдә шәхсән үзе карап чыкты. Багай һәм Бәрлебашы авылларындагы элеккеге үләт базлары тулу сәбәпле, яңаларын төзү бурычы куелган иде. Бу эшне шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы башкарып чыкты. 


Урыннарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиевны һәм шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуровны авыл җирлекләре башлыклары каршы алды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев