Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышында Кайбыч районындагы авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү юлларын эзләделәр

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында нинди генә язмышлы кешеләр, гыйбрәтле хәлләр белән очрашмыйсың. Ләкин шунысы кызганыч, әлеге вакыйгалар үзәгендә сабый балалар тора.

Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова рәислегендә үткән комиссия утырышында ике гаиләгә карата теркәлгән беркетмәләр каралды.

Районның бер авылына башка республикадан күченеп кайткан гаиләдә, ата-ананың яшел елан белән мавыгулары аркасында, күңелсез хәлләр килеп чыккан. Гаиләдә өч ир бала да бар. Аларның олысы авылда төрле эшләрдә ялланып эшләп йөри, икенчесе - инвалид, шулай да, хәленнән килгәнчә, эшләп акча табарга тырыша. Өченче уллары мәктәптә тугызынчы класста укый. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә башлыгы хуҗалыкта эшләп, ничек тә гаиләсен алып барырга тырыша. Ләкин ул да кайвакыт салгалый. Хуҗабикә хәзерге вакытта беркая да эшләми, ешрак вакытын шул авылда ук яшәүче әти-әнисе янында үткәрә, гаиләсенә бик исе китми, кайчан карама, өйләре җыештырылмаган. Район эчке эшләр бүлегендә яшүсмерләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Резеда Гомәрова да алар сүзен раслады. Бу гаилә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Тугызынчы класста укучы уллары еш дәрес калдыра, быел ул бердәм дәүләт аттестациясе дә тапшырырга тиеш. Күптән түгел уртанчы һәм кече уллары арасында күңелсез хәл килеп чыккан. Ата-ана тарафыннан җитәрлек игътибар булса, бу хәл килеп чыкмас иде, диләр комиссия әгъзалары.

Районның икенче бер авылында яшәүче яшь гаилә дә кыен хәлдә калган. Гаилә башлыгы шәхси эшмәкәрдә эшләсә дә, вакытында хезмәт хакы алмый. Ике яшьлек баласы булган хатыны көллияттә белем ала. Ире эштә булганда баланы вакытында бакчадан алучы юк. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре сүзеннән аңлашылганча, гаиләнең азык-төлек алырлык та акчасы юк. Атна дәвамында укуда булган яшь ананың да бала керләре юарга вакыты калмый ахыры. Күптән түгел, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә баланы сырхауханәдә йөртергә туры килгән. Кыскасы, ата-ананың балага игътибары җитми. Комиссия әгъзаларының баланы вакытлыча балалар йортына (дом малютки) җибәреп тору тәкъдимен алар кабул итми. Нәтиҗәдә, гаиләне ведомствоара комиссиягә исәпкә куйдылар һәм аларның тормышын контрольдә тотарга кирәк, дигән карарга килделәр.

Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Венера Сафиуллина җәйге каникул чорында мәктәп балаларының ялын оештыру нәтиҗәләре турында мәгълүматлар белән таныштырды. Аның әйтүенчә, ике сменада мәктәп лагерьларында 525 бала ял иткән. Шуларның 17се - кыен хәлдә калган гаиләләрдән, 5се - ятим балалар, 3се - инвалид балалар, 147се - күп балалы, 111е - аз керемле гаиләләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышында Кайбыч районындагы авыр хәлдә калган гаиләләргә...