«Батырларны күрсәң гаҗәпләнмә»
Композитор Сара Садыйкованың 105 еллык юбилее уңаеннан Чүти авылы мәдәният йортында 23 февральдә шул исемдә музыкаль кичә уза.
Халкыбызның җыр сәнгатендә тирән эз калдырган композиторның якты истәлегенә багышланган әлеге әлеге кичәдә Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нурлы, Рамиль Курамшин, Фәрит Хатипов, Флера Сөләйманова һәм башка танылган артистлар катнашачак. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Чүти авыл җирлегендә узган отчет җыелышында халыкка шул хакта хәбәр итте һәм аның ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән зиннәтле мәдәният йортында узучы беренче концерт икәнлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев