“Без – Россия гражданнары!” бәйгесе игълан ителде
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе "Без - Россия гражданнары" дигән бәйге игълан итте.
Әлеге бәйге физик мөмкинлекләре чикле булган җиде яшьтән утыз яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр арасында үткәрелә. Ул "Йөрәк һәм шигырь аша сайлыйбыз" (әдәби бәйге), "Сайлауларны рәсемгә төшерәбез" , "Мин - булачак сайлаучы" (декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе) номинацияләрендә уза. Бәйгегә "Минем тавыш - минем Ватанга", "Сайлаулар минем илем тарихында, сайлаулар минем гаилә тарихында", "Мин - Россия гражданы", "Минем Татарстаным", "Киләчәгемне сайлыйм" темалары тәкъдим ителә. Бәйге материалларын 18 апрельгә кадәр район үзәк китапханәсенә тапшырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев