Бүгенге көнгә Кайбыч районында 88,6 тонна яфрак азык хәзерләнгән
Хуҗа Хәсән савымчылары эштән бушаган арада яшь бозауларга кышкылыкка витаминлы яфраказык җыя. Иртәнге савымнан соң бераз хәл алалар да, урманга китәләр.
- Иртәдән эшләп арып кайтканнан соң урманга чыгып китәсе җиңел түгелдер инде, - дим Мария Таймасовадан.
- Юк. Бар эшкә дә өлгер без. Яфраклы ботаклар җыеп, фермага алып кайтабыз да себеркеләр бәйлибез һәм киптерергә эләбез. Ул арада кичке савымга барырга да вакыт җитә, - дип җавап бирде ул миңа.
Марияне балалар бакчасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасында очраттым. Нәни кызы Варвара шунда йөри бит.
- Мондый кызуда яфраказык җыю бер дә җиңел түгел. Ә син бу турыда шундый яратып сөйлисең. Йокларга кайчан өлгерәсез соң, савымчылар таң әтәчләре белән бергә уянып, иртәдән эшкә китә бит, - дим аның кояшта янган йөзенә карап.
- Җәен авыл кешесенең йокысы кыска инде ул. Яшь үрчемгә витаминлы азык кирәк булуын яхшы аңлыйбыз, кышын аны эзләсәң дә таба алмыйсың. Бергә эшләгәч, бер дә авыр түгел, үзебез өчен тырышабыз бит.
Бүгенге көнгә район буенча 88,6 тонна яфрак азык хәзерләнгән. Торак- коммуналь хуҗалыгы, "Геоид", "Булат" җәмгыятьләре, Пенсия фонды идарәсе, мәгариф бүлеге, почта элемтәсе узелы һәм башкалар лидерлар рәтендә. Яфраказыкны җәй буе җыячакбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев