Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыктан ун бала табып үстергән Гөлзәйнәп Саттарованың юбилеен бәйрәм итәргә өй тулы кунак җыелды

Гомер юлында бик күп авырлыклар аша узсалар да, сәламәт акыл белән озын гомер кичерүчеләр районыбызда, шөкер, байтак. Шушы көннәрдә генә ике райондашыбызга туксан яшь тулды. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатлары тапшырылды.

Узган шимбәдә Борындык авылында яшәүче Зәйнәп Саттарованы котларга өй тулы кунак җыелган иде. Биредә читләр юк, барысы да үз кешеләр - кызлары, уллары, кияү-киленнәр, оныклар һәм аларның балалары. Ишле гаиләдә, гадәттә, бәйрәмнәр күп, ә инде монысы - иң зурысы. Дөньяга тудырган газиз әниләренең туган көнен - зурлап, Коръән ашы җыеп үткәрделәр. Табын тирәсендә инде үзләре олыгаеп килгән абый-апалар утыра. Ә түр башында ап-ак яулыклы Зәйнәп апага карап сокланмый мөмкин түгел. Ире Дәүләтша белән бергәләп, ун бала тәрбияләп үстергән. Дәүләтша бабай дөнья куйганга инде шактый ел узган, балаларының да икесе гүр яисе. Зәйнәп әби хуҗалыкта механизатор булып эшләүче улы Илнур һәм килене Дания тәрбиясендә гомер кичерә. Калган балалары төрле шәһәрләрдә үз тормышын корган. Юбилейга Казан, Ульяновск, Чаллы һәм башка шәһәрләрдән бөтенесе диярлек кайтырга тырышкан.

Зәйнәп әби - өйдә генә түгел, авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Сугыш вакытларының михнәтен үз җилкәсендә татыган. Окоп та казыган, башка авыр эшләрне дә башкарган. Хатын-кыз эше дип тормаган, сугыштан соң унбиш ел трактор йөрткән.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова юбилярга Президентның тәбрикләү хатын, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләк тапшырды. Авыл җирлеге Советы исеменнән котларга Рамилә Җамалиева килгән иде. Ул да юбилярга җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлеккә юрган бүләк итте. Балалар да, билгеле инде, буш кул белән кайтмаган, Зәйнәп әбине, чын мәгънәсендә, бүләккә күмделәр. Зәйнәп әбинең кызлары һәм уллары артистлардан ким түгел - алтын алкага, беләзеккә һәм башка бүләкләргә кушып бүләк ителгән җырлар, шигырьләр, берсеннән-берсе матур теләкләр яңгырап кына торды. Ульян каласында яшәүче кызы Гөлфизә юбилей мәҗлесен оста итеп алып барды. Зәйнәп әбинең Яшел Үзән районындагы килене Зөлфия һәм янында яшәүче килене Дания аерым-аерым җырлап бирделәр.

Еллар узса да, сөйкемлелеген югалтмаган Зәйнәп әби хәзерге тормышыннан бик тә канәгать. Колагы ишетә, күзе күрә, иң мөһиме - үзен-үзе йөртә ала. Балалары, кияү-киленнәре күзенә карап кына тора. Ана өчен шуннан да зуррак бәхет бармы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыктан ун бала табып үстергән Гөлзәйнәп Саттарованың юбилеен бәйрәм итәргә өй тулы кунак җыелды