Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашында яңа аллеягә нигез салынды

“Урманнарны саклыйк” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында Кайбыч урман хуҗалыгында 5 октябрьдә яңа агачлар утыртылды. 7 октябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән Бәрлебашы авылындагы күл буена агачлар утырту оештырылды.

Авыл уртасындагы әлеге зәңгәр сулы түгәрәк күл бөтен тирә-юньгә ямь биреп тора хәзер. Күл янында агач утыртуда бердәмроссиялеләр – мәктәп коллективы, мәдәният өлкәсендә, Ябалак авыл җирлегендә эшләүчеләр, җирлек депутатлары белән бергә район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты. Ә инде өмәдә ба¬ш¬лап йөрүче – шушы матур авылда яшәүче район башлыгы, партиянең җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин.
–Туган авылымда бүген нигез салынучы яңа аллея ТАССРның 100 еллыгы исемен йөртәчәк. Бу урын авылдашларымның күңелле ял итү урынына әйләнер дип уйлыйм, – диде ул. – Табигать – уртак йортыбыз һәм без барыбыз да аны сак¬ларга, агачлар утыртырга, яшь буында табигать байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләргә тиешбез. Районыбыз авылларын төзекләндерү, яшелләндерү – безнең уртак бурычыбыз.
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтеп узганча, Бәрлебашы авылындагы бу күл ТР Экология һәм табигый ресурс¬лар министрлыгының финанс ярдәме белән өч ел элек төзекләндерелә башлаган. Әлеге эшне “Заман” төзелеш фирмасы алып бара.
–Күл тирәнәйтелде, ти¬рәсенә җәяүлеләр өчен бер яктан брусчатка, икенче ягыннан тактадан юл ясалды, ике яктан күлгә кереп торган карау мәйданчыгы, күл тирәли яктырткычлар, эскәмияләр куелды. Элеккеге күл белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы, – ди¬де ул.
Төрле агачларның үсентеләрен Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алып килгән иде.
–Безнең урман хуҗалыгында киселгән агачлар урынына яңаларын утыртуга, урман фондын баетуга зур игътибар бирелә. Берничә ел элек, Германия галимнәре белән берлектә, аерым участокларга имән агачларын вак яфраклы юкә¬ләр белән катнаштырып утырту алымын керттек. Хәзер алар матур гына үсеп килә. “Урманнарны саклыйк” акциясе кысаларында 25 мең төп агач утырттык. Бүген Бәрлебашына вак яф¬¬раклы юкә, зәңгәр, гади чыршылар, каштан, Манчьжур чикләвеге, кызыл имән, зәңгәр пихта, миләш, камырлык үсентеләре алып килдек. Күл буйлап ике йөзгә якын төп агач утыртыла. Бу урын авылның иң матур урыннарының берсе булачак, – диде Кайбыч махсуз ор¬лыкчылык урман хуҗалыгы директоры Фәнис Гыйль-метдинов.
– Халык телендә бу урын электән үк нигәдер сазлык дип йөртелә иде. Чөнки фер¬ма ягыннан агып төшкән язгы сулар күлне елдан- ел саегайта барды. Күлне биш метрга тирәнәйттеләр, төзекләндерү, чистарту эшләре алып баргач, бу урын матурланып калды. Читтән авылга кунакка кайтучылар да сок¬лануларын яшерми, шундый гүзәллек тудырылуының авыл халкына зур бүләк булуын әйттеләр. Мәктәп уку¬чылары да буш вакытларында кармак тотып шунда утыра,  өлкәннәр дә күл тирәсендә йөрергә ярата, эскәмияләрдә утырып ял итәләр. Моның өчен авылдашыбыз Альберт Рәхмәтуллинга бөтен авыл халкы рәхмәтле, – диде үзе дә агачлар утыртуда катнашкан Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазарев.
Агачлар, урман үстерү җиңел түгел. Шуңа күрә табигатькә карата җаваплылык хисен балалар бакчасыннан, мәктәптән үк тәрбияли башларга кирәк. Ә инде табигатькә багышланган акцияләрдә катнашучылар экологияне яхшыртуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев