Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бу атнаның якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шуң уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәт коллективын бәйрәмнәре белән котларга килде. Хезмәт алдынгыларына Шәймиев бүләкләре дә тапшырылды

-Юл төзелеше өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте авыр да, мактаулы да.

Сез, һава шартларының нинди булуына карамастан, һәрвакыт хезмәт урыныгызда, үзегезгә йөкләнгән вазифаны намус белән үтисез. Җитәкчегез Илгиз Сабиров кул астында районыбыз авылларны юллы итү юнәлешендә гаять зур эш алып барасыз, - диде Альберт Рәхмәтуллин.

- Сездә тулы тәртип булуы оешмагыз - юл төзү, ремонтлау участогына килеп керүгә үк күренә инде. Киләсе елда Олы Подберезье ягындагы юлларны да төзеп бетерсәк, районыбыз юллар белән 90 процентка кадәр тәэмин ителгән булачак. Бу бик яхшы күрсәткеч. Безнең төп юнәлешләр –йортлар һәм юллар төзү. Икесе дә яшәешебез өчен бик кирәк. 
Альберт Рәхмәтуллин юл төзелеше өлкәсендә тырышып эшләүчеләр - слесарь-ремонтчы Илгиз Вилдановка, машина йөртүче Николай Нефедовка, юл эшчесе Фирдүс Хөснетдиновка Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Юллардагы чокырларны ремонтлау җиһазы оператор Фирдәвес Хөснетдиновка, юл эшчесе Наил Галиәскәровка, намуслы тырыш хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, “Татавтодор” җәмгыяте генераль директоры Айрат Шәймиевның Рәхмәте белдерелде. Шул хактагы хатны аларга Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы җитәкчесе Илгиз Сабиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев