Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәяләр артканнан соң кайбычлылар кибеткә йөриме?

Лариса Петухова, китапханәче, Иске Тәрбит: - Мин кибеттән, гадәттә, ипи, җиләк-җимеш сатып алам. Яшелчәләрне бакча тутырып үзебез үстерәбез, ит-сөт тә үзебезнеке. Өч сыерыбыз бар, сөтне дәүләткә литры 17 сум 50 тиеннән тапшырабыз. Ә менә кибеттә аның литры 55 сум тора. Кыш көне йомырканың дистәсен сигез сумга сатып алабыз, җәй көне...

Лариса Петухова, китапханәче, Иске Тәрбит:

- Мин кибеттән, гадәттә, ипи, җиләк-җимеш сатып алам. Яшелчәләрне бакча тутырып үзебез үстерәбез, ит-сөт тә үзебезнеке. Өч сыерыбыз бар, сөтне дәүләткә литры 17 сум 50 тиеннән тапшырабыз. Ә менә кибеттә аның литры 55 сум тора. Кыш көне йомырканың дистәсен сигез сумга сатып алабыз, җәй көне ул биш-алты сум тирәсе генә иде.

Раилә Вавилова, кибетче, Федоровское:

- Бәяләр артты дип, кибетнең кешесез торганы юк. Даими сатып алучыларыбыз һаман безгә килә. Кибеттә товар бәяләре безне товар белән тәэмин итүчеләрнең нинди бәя куюына бәйле. 1 февральдән кайбер төр спиртлы эчемлекләрнең бәясе төште. Бу кешеләр ялган аракы сатып алмасын өчен шулай эшләнәдер инде.

Лидия Васильева, пенсия яшендә, Иске Тәрбит:

- Безнең авылда өч кибет бар, мин шуларның берсенә генә әллә нигә бер булса да барып кайтам. Гадәттә, ипи, балык һәм башка иң кирәкле продукцияне генә алырга тырышам. Бәяләре кыйммәт, шуңа артыгын алып булмый. Пенсиянең күп өлеше коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә.

Тамара Титова, китапханәче, Корноухово:

- Безнең гаиләдә азык-төлекне запаска алып кую гадәте бар. Капчыклап түгел, биш-унар килограмм. Ярмаларны узган ел ахырында ук алдык, карабодайны килосы 30 сум чагында алып калдык. Ипи, сөт, яшелчә бәяләре сизелерлек артты. Товарларга бәяләр төшәсенә ышанмыйм, кемнең үзенә зыянга эшлисе килсен ди инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәяләр артканнан соң кайбычлылар кибеткә йөриме?

2
X