Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быел Кайбыч җәйге мәктәп яны лагерьларенда 525 бала ял итәчәк

Мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм гомумбелем бирү мәктәпләренең педагог-оештыручылары белән берлектә "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткән киңәшмәдә экологик тәрбия бирү һәм 2013 елда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров укучыларны мәктәп яны һәм шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьлары белән колачлау кирәклегенә басым ясады. Анда Бөек Җиңү көне уңаеннан, санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар үткәрү хакында сөйләштеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне эшкә урнаштыру, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыруга игътибар итте. Ул мәктәпләргә авыллардагы табигатьнең тарихи урыннары буйлап маршрут төзергә тәкъдим итте. Бу маршрутлар муниципаль берәмлектә туризмны үстерү буенча район программасына кертеләчәк.

Мәгълүмати-методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча методисты Марина Русова дүрт ата-ананың 13 апрельдә үткән Республика ата- аналар җыелышында катнашуы хакында сөйләде. Урта мәктәпләр базасында патриотик клублар булдыру буенча оештыру эшләре алып барыла.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина "Кайбычым - туган ягым" дип исемләнгән беренче балалар декоратив- кулланма сәнгать күргәзмәсенең нигезләмәсе белән таныштырды. Күргәзмә Кайбыч районы туган көне уңаеннан оештырыла. Анда түгәрәкләр җитәк­челәренең һәм аларның нәфис-эстетик юнәлештә эшләүче укучыларның хезмәтенә бәя биреләчәк. Киңәшмә эше нәтиҗәләре буенча балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм ялның барлык төрләрен колачлау турында карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч җәйге мәктәп яны лагерьларенда 525 бала ял итәчәк