Чит җирләрдә ятып калганнар
15 февральдә хезмәт бурычын Ватаныбыздан читтә үтәгән россиялеләрне искә алдылар.
Бүген илебез хезмәт бурычын төрле елларда чит илләрдәге хәрби низагларны җайга салуда катнашуны таләп иткән уллары һәм кызларын хөрмәтли. Әлеге сугышлар һәм хәрби низаглар йөзләрчә мең кешенең язмышына кагылды. Әфганстан сугышында гына да 15 меңгә якын кеше һәлак булды, шуның дүртесе безнең Кайбыч төбәгеннән. Яңа истәлекле көн әфган ветераннарын гына үз эченә алмый. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң 1,5 миллион ватандашыбыз илебездән читтә утыздан артыграк сугышта һәм кораллы низагларда катнашты. Мәлкидә шул уңайдан иртәгә узачак әфганчылар белән очрашуда тыныч тормышта да яу кырында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев