Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүпрәледә туып-үскән Илфат Сабитов Олы Кайбычта яшәүче ун кешегә “Кайбыч таңнары”на подписка бүләк итте! Ул үзе подстанциядә инженер булып эшли. Баксаң, Олы Кайбычтагы затлы нәселән икән ул!

Илфатның бу гамәленә сөендек тә, гаҗәпләндек тә. Чөнки гап-гади хезмәткәрләр кемгәдер подписка бүләк итү түгел, кайчакта, үзләре дә газетага язылмыйча калырга мөмкин.

 Ә ул ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр, ятимлектә үсеп, инде үзләре дә ялгызы бала үстерүче яшь аналарны газетага яздыртты. Яшь белгеч Олы Кайбыч авылында яши, “Челтәрле компания” җәмгыятенең Кайбыч филиалында яңа объектларны электрга тоташтыру буенча инженер булып эшли. Баксаң, ул бик затлы, укымышлы нәселдән икән. Аның нәсел тамырлары совет чорында Кайбыч төбәген үстерүгә зур өлеш керткән, колхоз рәисе булып эшләгән Фәсхетдин Ярхәмовка барып тоташа. Олы Кайбычта аның исемендәге урам да бар. Ул вакытта авылдашлары өчен бик күп яхшылыклар эшләгән Фәсхетдин аганың рухы шаттыр, аның нәсел дәвамчылары дә үзе кебек ярдәмчел, халык арасында матур эшләре белән таныла икән бит. 
- Мин үзем Иске Чүпрәле авылында туып үстем. Әнием Алсу Олы Кайбычта Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовларның яраткан кызы. Бала чакта да җәйге каникулларым гел алар янында уза иде. Шуңа да бу авыл миңа бик якын. Казанда энергетика институтын тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Кайбычка эшкә кайттым. Биредә үз гаиләмне кордым, тормыш иптәшем Юлия “Миләшкәй” балалар бакчасында логопед булып эшли, бер ул үстерәбез, - диде Илфат үзе, гаиләсе белән таныштырып. - Хәйриячелеккә килгәндә, мин моңа бабамның энесе, озак еллар туган авылы кешеләренә төрле яклап ярдәм итүче Рәшит Ярхәмов киңәше буенча алындым. Бу гамәлем белән кемгәдер ярдәм кулы суза, шатлык китерә алам икән, мин бик шат. 
Редакциябезнең күптәнге дусты, хәйрияче Рәшит Ярхәмов үзе Яшел Үзән шәһәрендә яши, күңеле белән гел туган ягында ул. һәр подписка вакытында безгә ярдәм итүе өчен рәхмәтле булсак, үзе үрнәгендә халыкка игелек кылырга туганнарын да тартканы өчен икеләтә рәхмәтле без аңа. Бер игелек икенчесенә юл ача. Ярхәмовлар нәселе бу үрнәкнең матур чагылышы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев