Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидән Минхәят апаны 90 яше белән котладылар

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча- сыгылмыйча, җиңеп чыга. Күптән түгел генә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Минхәят Хисам кызы Гайнетдинова да шундыйлардан.

Минхәят әбине олуг юбилее белән котларга авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов килгән иде.
– Хөрмәтле Минхәят Хисамовна! Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган.Сезгә колхозлашу елларын да күрергә туры килгән, яшьлегегезне сугыш урлаган, –диде Радик Камалетдинов бүләкләрен тапшырып. –Россия Федерация¬се Президенты Владимир Путин, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен, 90, 95 яше тулган хезмәт ветераннарына үзенең тәбрик¬ләү сүзләре язылган хатын җибәрә. Бүген шундый хат сезнең исемгә адресланган. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бүләген юллады. Алдагы көннәрегезне дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын.
Минхәят апа Чүти авы¬лын¬да Рәисә һәм Хисам Гай¬нетдиновларның сигез балалы гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килгән. Кызганыч, бүгенге көндә шуларның өчесе генә исән. Аларны да язмыш төрле якларга тараткан.
–Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 12 яшь тә тулмаган иде әле. Әтие-без Хисамны, абыйларыбыз Мингали белән Мингазине фронтка алдылар. Ходайның рәхмәте, өчесе дә исән-сау әйләнеп кайттылар. Ирләрдән бушап калган авылда колхозны да алып барырга, фронтны икмәк белән тәэмин итәргә дә кирәк. Шуңа күрә миңа да, башка чордашларым кебек, тормыш арбасына иртә –12 яшемнән үк җигелергә туры килде. Колхозда нинди авыр эш бар, без шунда булдык. Сугыштан соң да озак еллар фермада дуңгызлар карадым, шунда эшләп лаеклы ялга чыктым. Озак яшәвемнең сереме? Гел хәрәкәттә булдык бит, организм хезмәт белән чыныккандыр.Хәзер менә сәламәтлегем юк инде. Тормыш артыннан куа- куа, үз гаиләмне дә кора ал-мадым, – диде Минхәят әби көрсенеп.
Әмма ул ялгыз түгел, абыйсы Мингалинең Канашта яшәүче улы Назиф ал-ты ел элек аның янына кайткан.
– Минхәят апа мин белгәннән бирле фермада эшләде. Җәе-кышы резина итектән фермада йөрүләре эзсез калмагандыр, хәзер менә аяклары тыңла-мый, – диде Назиф абый.
– Гади генә авыл карчыгы булсам да, онытмыйча, хөрмәт итеп өйгә килеп котлавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Шулай ук, илебез, районыбыз җитәк-челәренә дә рәхмәтем зур, – диде Минхәят әби безне озатканда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев