Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбенең яшь бадминтончысы Полина Григорьева укуына зыян китерми

Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә бишенче класста укучы Полина Григорьева, чын мәгънәсендә, спорт җене кагылган кыз. Кечкенә булуына да карамастан, бадминтончыларыбыз белән Кайбычны Россия күләмендә танытырга өлгерде инде ул. Бадминтон белән генә түгел, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы, тимераякта шуу, шахмат, хоккей белән дә шөгыльләнә Полина.

Әйе, Кайбычның яшь бадминтончылары республикада гына түгел, Россия масштабында узган ярышларда да үзләрен танытырга өлгерделәр. Уртак җиңүләрдә Полинаның да өлеше бар. Соңгы ике ел эчендә ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Саратов, Пермь, Уфа, Самара шәһәрләрендә үткән бадминтон ярышларында призлы урыннарны яулады. Ә быел гыйнвар уртасында Чабаксар шәһәрендә яшь спортчылар арасында бадминтон буенча ачык беренчелектә катнашып, шәхси, парлы (ике кыз) уеннарда - беренче, катнаш уеннарда (бер кыз, бер малай) өченче урынны яулады һәм өч медальгә лаек булды.

- Полинаның уңышларында әтисе - Федоровское мәктәбенең физкультура укытучысы Юрий Григорьевның да өлеше зур. Аны спортның төрле төрләрендә сынап карый. Кыз үзе дә төшеп калганнардан түгел, ныклы ихтыяр көчле. Ул үз яшьтәшләре арасында районның хоккей буенча кызлар җыелма командасы составында да чыгыш ясый. Республика ярышларында Полина кебек оста спортчыларга таянабыз. Аның безнең тәкъдимнәрдән беркайчан да баш тартканы юк. Әтиле-кызлы Григорьевлар белән горурланабыз, - диде район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Гел спорт ярышларында катнашып, дәрестән соң буш вакытны да спортка багышлаудан Полинанның укуына зыян килмиме икән соң? Бу сорауны биргәч, Полина елмаеп куйды һәм:

- Спорт минем өчен яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Буш вакытларда кайбер яшьтәшләрем кебек сәгатьләр буе компьютер артында да утырмыйм. Ә фәннәрне яхшы үзләштереп барам, спорт башка, ә уку - үз урынында, - диде.

Хәзердән үк Россия буенча узган ярышларда катнаша башлаган кыз киләчәктә бәлки әтисе юлыннан китәр, зур спортта танылу алыр. Әмма ничек кенә булмасын, спорт ул сәламәт яшәү рәвешенә китерә, ныклы ихтыяр көче тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское мәктәбенең яшь бадминтончысы Полина Григорьева укуына зыян китерми