Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесендә Кайбычның иң оста гармунчылары катнашачак

23 мартта Югары Ослан районы мәдәният йортына Иделаръягы районнарының иң оста гармунчылары җыелачак.

Биредә ТР Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан игълан ителгән Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылары бәйгесенең зона туры уза. Халкыбызның яраткан уен коралы гармунда уйнаучыларны ачыклау, репертуарны баету, яшьләрдә гармунга кызыксыну уяту максатындагы бәйгедә Кече Кайбычтан һәвәскәр гармунчы Сирин Гарифуллин, балалар сәнгать мәк­тәбенең баян классында шөгыльләнүче Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Радик Җамалетдинов, Кошман мәктәбеннән Зөлфия Сабирова катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесе гармунчылар бәйгесе