Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галина Сиверс Кайбыч почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты

Почта элемтәсе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә 2014 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылуны активлаштыру хакында сүз алып барылды.

Киңәшмәгә почта бүлекләре начальниклары белән бергә хат ташучылар да килгән иде. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Яшел Үзән районара почтамптының аерымланган структура бүлекчәсе начальнигы Галина Сиверс башта ук әлеге очрашуның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде: почта хезмәте сыйфатын яхшырту, абунә буенча планны үтәү.

- Газета-журналларны интернет, электрон массакүләм коммуникация чаралары алыштыра алган, яшьләр элемтәнең яңа, заманча, югары технологияләренә өстенлек биргән бу заманда газеталарга, аеруча җирле матбугатка да ихтыяҗ артырга тиеш. Тиражларны саклап калуы авыр икәнлеген дә аңлыйм, чөнки көндәшлек зур. Әмма почта элемтәсе хезмәткәрләренең бурычы - һәр абунәчегә барып җитү, аларга матбугатка язылуның әһәмиятен аңлату. Без администрация ягыннан ярдәм тоеп эшлибез, авыл җирлекләре башлыклары да булышырга әзердер, дип уйлыйм. Бү­генге көндә хат ташучыларның хезмәт хаклары түбән, ә башкарган вазифалары үтә дә җаваплы. Ә район газетасы редакциясе - безнең ышанычлы партнерларыбыз да, ярдәмчеләребез дә. "ТАТМЕДИА" агентлыгы тарафыннан игълан ителгән "Авыл хат ташучысы" бәйгесе хат ташучыларның абруен арттыруга һәм җирле газеталарның тиражын саклап калуга юнәлдерелгән, - диде Галина Сиверс.

Киңәшмәдә керемне арттыру һәм элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галина Сиверс Кайбыч почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты